Авыл тормышы
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
1 апрель 2020, 14:30

ТАБИГАТЬНЕ БЕРГӘЛӘП САКЛЫЙК

Конституциягә төзәтмәләр кертү нинди мохиттә яшәячәгебезне дә хәл итәчәк.

Конституциягә төзәтмәләр кертү нинди мохиттә яшәячәгебезне дә хәл итәчәк.

Сер түгел, экология проблемасы - илдә иң җитдиләрнең берсе. Кызганычка каршы, аны нинидидер бер кагыйдә кысаларында гына хәл итеп булмый. Дистә еллар буе заводларның һаваны пычратуын, сулыкларга ашламалар агызылуын һәм башкаларны әйтергә була. Әйе, соңгы елда "чүп реформасы" бу мәсьәләне берникадәр хәл итә алды. Әмма ул да бик зур кыенлыклар белән тормышка ашырыла башлады.

Билгеле, экология мәсьәләсе тамырдан хәл итүне таләп итә. Конституциягә төзәтмәләр керткәндә, бу да исәпкә алыначак. Киләчәк буынга чиста табигать калдырыйк. https://yadi.sk/i/-pq-fxdQZlKxcg

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Kil-ch-k-buinga-chista-tabigat-kaldiriyk-195994/

Читайте нас: