Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 апрель 2020, 13:50

ВИЛЛИны КОТКАРУ ОПЕРАЦИЯСЕ УҢЫШЛЫ ҮТТЕ (ВИДЕО)

Сахалин өлкәсендә диңгез бозлары арасында калган косатканы коткару чын батырлык таләп иткән.

Сахалин өлкәсендә диңгез бозлары арасында калган косатканы коткару чын батырлык таләп иткән.

Сахалин утравының көньяк-көнчыгыш яр буенда, боз әсирлегендә калган диңгез хайванын коткару өчен Русия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, балыкчылык предприятиесе хезмәткәрләре һәм волонтерлар, коткаручылар җыелган.
Косаткалар башта дүртәү булган. Иң соңыннан коткарылганына "Вилли" дип исем кушканнар. Әлеге видеода аңа көч биреп тручы коткаручыларга диңгездә дә, җирдә дә рәхмәт укыйлар.

Алар, үзләрен аямыйча, берничә тәүлек буена боз әсирлегенә каршы көрәшкән, шунысы да бар, косатка бик куркыныч кыргый хайван да бит әле. Бәхеткә, барысы да исән калган.

Операциядә косатка тирәсендәге киңлекне чистарту һәм шул рәвешле шартлы бассейн булдыру өчен кечкенә судно кулланырга планлаштырганнар. Әмма судно кирәкмәгән - күтәрелгән дулкын әсир калган хайванга һәм аны коткаручлага ярдәмгә килгән.

Мондый хәл киләчәктә дә кабатлана ала. Дәүләт ярдәме Конституция тарафыннан нигезләнгәндә волонтерларга эшләү җиңелрәк булачак. Бу - безнең кулда.
Читайте нас: