Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
2 апрель 2020, 18:55

ИКЕ КЕШЕ САВЫККАН

Башкортстанда ике кеше коронавирус инфекциясеннән тулысынча савыкты һәм дәваханәдән чыкты.

Башкортстанда ике кеше коронавирус инфекциясеннән тулысынча савыкты һәм дәваханәдән чыкты. Шул ук вакытта соңгы тәүлектә республикада йоктыручыларның ике яңа очрагы ачыкланды. Бу хакта бүгенге брифингта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

Министр әйтүенчә, барлыгы республикада 10 кешедә коронавирус инфекциясе булуы расланды. Әлеге вакытта 106 кеше коронавирус инфекциясенә шик белән күзәтү астында. Алар арасында 14 бала бар.

Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак Башкортстанда 5816 тикшеренү үткәрелүен хәбәр итте. Тикшеренүләр үзәктә дә, медицина оешмаларында да башкарыла.

Транспортта күзәтчелек һәм территорияне санитар саклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Венер Изикаев изоляция режимын бозуның 206 очрагы теркәлүен белдерде.

Брифингта, авыручылар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренең гаилә әгъзалары да инфекциягә тикшереләме, дигән сорау бирелде. Юк, бу таләп ителми, чөнки медицина хезмәткәрләре, барлык саклану кагыйдәләрен үтәп, махсус костюмнарда эшли.

Шулай ук күп гражданнарны коронавируска түләүле тикшеренү үтеп булу-булмавы борчуый икән. Анна Казак билгеләвенчә, коронавирус белән бәйле хәлнең өч этабы бар.
Беренчесе – төбәктә коронавирус инфекциясе ачыкланмаган вакыт.
Икенчесе – бер-ике очракның гына теркәлүе.
Өченчесе – инфекция ачыклану очраклары арта башлап, лабораторияләр куәте көчәйтелү. Без әле өченче этапта. Дүртенче этапта инде барлык тикшеренү базалары эшкә кушыла. Шул исәптән түләүле лабораторияләр дә. Дүртенче этапка барып җитмәү үзебездән тора. Моның өчен изоляция режимын үтәп, инфекция таралуга юл куймаска кирәк.

Гражданнардан килгән сораулардан күпләрнең үзләрен медицина битлегендә начар хис итүе билгеле булды. Белгечләр битлекне күп кеше белән аралашканда, кибеткә, урамга чыкканда гына кияргә кирәклеген билгеләде. Өйдән чыкмыйча изоляциядә утырганда аны кияргә кирәкми.

Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков туристлар, шифаханәләр белән бәйле сорауларга ачыклык кертте. Ул бүген 355 якташыбызның әле чит илләрдә булуын билгеләде. Аларны кайтару өчен барысы да эшләнә. Салават Таһир улы әлегә сәяхәтләрне алдан планлаштырмаска киңәш итте. Хәлнең яхшыруын көтәргә кирәк. Җәйгә хәл яхшырыр дип көтелә, республика һәм ил эчендә туризм маршрутлары ачылыр дигән ышаныч бар. Бу хакта сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен “кайнар элемтә” номеры: 8 800 505 94 56.

Брифингта һәркемнең үзенең һәм башкаларның сәламәтлегенә игътибарлы булып, изоляция режимын төгәл үтәргә кирәклеге искә төшерелде.

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: