Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
3 апрель 2020, 17:20

АЗЫК-ТӨЛЕККӘ ХАКЛАР ТӨШӘ ДИ

Бүгенге киңәшмәдә республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев кибетләрдәге товарларның бәяләренә мониторинг нәтиҗәләре турында хәбәр итте.Ул белдерүенчә, берничә эре сәүдә челтәре беренче чиратта кирәк булган товарларга сәүдә бәясен киметү тәкъдиме белән чыккан. Һәр челтәр үзе өчен шундый шәхси исемлек төзер дип планлаштырыла. Әлеге башлангыч атна ахырына кадәр эшләнәчәк.Алексей Гусев, шулай ук, бүгенге көндә кибетләрдә шикәр, суган һәм хуҗалык сабыны товарларына бәяләрнең бераз артуы күзәтелә, дип сөйләде. Дөге, бакалея товарлары һәм балалар өчен товарлар бәяләре кимегән."Беренче чиратта кирәкле товарларга бәяләрнең җитди үзгәрүе күзәтелми. Ихтыяҗ үзгәрү сәбәпле, ритейл мәгълүматлары буенча, товарлар 51-54 көнгә җитәрлек", - дип билгеләп үтте ул.Дәүләт комитеты рәисе хәмер сатуны контрольдә тоту турында да хисап тотты. "Соңгы ике көндә 5,5 мең лицензиатның 74е Башлыкның яңа указын бозган – алар белән аерым эшләячәкләр", - диде Гусев.Искәртеп узабыз, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров алкоголь сатуны чикләү турындагы указга кул куйды. Документ нигезендә, спиртлы эчемлекләр сату 18:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр чикләнгән. Тыю, шулай ук, сыра, рестораннар һәм кафеларга да кагыла. Автор: Резеда Галикәеваhttps://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Azik-t-lek-b-yal-re-t-sh-ch-k-200681/

Бүгенге киңәшмәдә республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев кибетләрдәге товарларның бәяләренә мониторинг нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Ул белдерүенчә, берничә эре сәүдә челтәре беренче чиратта кирәк булган товарларга сәүдә бәясен киметү тәкъдиме белән чыккан. Һәр челтәр үзе өчен шундый шәхси исемлек төзер дип планлаштырыла. Әлеге башлангыч атна ахырына кадәр эшләнәчәк.

Алексей Гусев, шулай ук, бүгенге көндә кибетләрдә шикәр, суган һәм хуҗалык сабыны товарларына бәяләрнең бераз артуы күзәтелә, дип сөйләде. Дөге, бакалея товарлары һәм балалар өчен товарлар бәяләре кимегән.

"Беренче чиратта кирәкле товарларга бәяләрнең җитди үзгәрүе күзәтелми. Ихтыяҗ үзгәрү сәбәпле, ритейл мәгълүматлары буенча, товарлар 51-54 көнгә җитәрлек", - дип билгеләп үтте ул.

Дәүләт комитеты рәисе хәмер сатуны контрольдә тоту турында да хисап тотты. "Соңгы ике көндә 5,5 мең лицензиатның 74е Башлыкның яңа указын бозган – алар белән аерым эшләячәкләр", - диде Гусев.

Искәртеп узабыз, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров алкоголь сатуны чикләү турындагы указга кул куйды. Документ нигезендә, спиртлы эчемлекләр сату 18:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр чикләнгән. Тыю, шулай ук, сыра, рестораннар һәм кафеларга да кагыла.


Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Azik-t-lek-b-yal-re-t-sh-ch-k-200681/

Читайте нас: