Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
3 апрель 2020, 12:00

КӨЙЛЕ, БЕРДӘМ ЭШЛИЛӘР

Агымдагы атна COVID-2019 яңа коронавируслы инфекциягә бәйле эшләми торган атна дип игълан ителде. Артык кирәк булмаган очракта гражданнарга торакларыннан чыкмаска кушылды, властьлар һәм медиклар белән беррәттән аларны сакларга ветеринария хезмәтләре, идарә итүче компанияләр һәм торак-коммуналь хуҗалыклар эшчеләре дә кушылды.

Агымдагы атна COVID-2019 яңа коронавируслы инфекциягә бәйле эшләми торган атна дип игълан ителде. Артык кирәк булмаган очракта гражданнарга торакларыннан чыкмаска кушылды, властьлар һәм медиклар белән беррәттән аларны сакларга ветеринария хезмәтләре, идарә итүче компанияләр һәм торак-коммуналь хуҗалыклар эшчеләре дә кушылды.

Стәрлетамак районара ветстанциясе начальнигы Иншар Гобәйдуллин мәгълүматына караганда, инфекция таралуга юл куймау өчен муниципалитет инфраструктурасы объектларына дезинфекция ясала. Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, транспорт тукталышы павильоннары эшкәртелгән дә инде. 31 мартта һәм 1 апрельдә Рощинский, Яңа Барятино, Кырмыскалы авылларында урамнарны, административ биналарны, җәмәгать подъездларын дезинфекцияләгәннәр. Рощинскийда тулай торак, мәчет һәм чиркәү дә эшкәртелгән. Эш дәвам итә.

Район коммуналь хезмәт эшчәннәре төбәк башлыгы һәм БР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы указына ярашлы эшли. Муниципаль торак инспекторы Галина Толчина әйтүенчә, бүген барлык тырышлык инфекция таралуга юл куймау. Без башкарган эшләр – барлык хезмәтләрнең бердәм эше. Идарә итүче компанияләр көн саен гомум файдалану урыннарын, күпфатирлы йортларның подъездларын профилактик санитар эшкәртә, җилләтә, ишек, баскыч тоткаларын сөртә. Шулай ук йорт яны территорияләре, контейнер мәйданчыклары дезинфекцияләнә, чүп-чар чыгаруга контроль көчәйтелә. Балалар мәйданчыкларына аерым игътибар бирелә, бүген алар бикле, ихаталары дезинфекцияләнгән.

Паркларда, скверларда йөрүчеләрне кертмәү максатында сигнал тасмалар сузылган һәм кисәтүче табличкалар урнаштырылган. Идарә итүче компаниеләр булмаган урында, бу эшне авыл биләмәләре хакимиятләре башкара.

Башкарылган эш турында сөйләп, торак коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Раил Фәйзуллин, коммуналь өлкә коллективлары бүген көчергәнешле график белән эшли, диде. Кешеләргә, гафу итегез, коронавирус аркасында без карантинда, сезне хезмәтләндерә алмыйбыз дияргә безнең хокукыбыз юк. Гомум куллану урыннарын эшкәртүгә һәм подъездларны дезинфекцияләүгә карата бүгенге көнгә шикаятьләр юк.

Безнең өчен һәркөн армый-талмый эшләгән бу кыю кешеләргә рәхмәт әйтәбез.

Л. ПЫЛАЕВА.

Читайте нас: