Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
3 апрель 2020, 14:00

КАРАНТИН ҺӘМ ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ИЗОЛЯЦИЯЛӘҮ: ВАКЫТНЫ ФАЙДАЛЫ ҮТКӘРӘБЕЗ

Яңа чикләүләр бик күп уңайсызлыклар тудыра, һәм бик нык борчуга сала. Бизмәндә сәламәтлек һәм кеше гомере булган очракта без башка нәрсәне сайлый алабызмы соң?

"Без дөньяда коронавирус эпидемиясенең кискен үсүен күрәбез. Күп кенә илләрдә авырулар саны арта бара. Бөтен дөнья икътисады куркыныч алдында калды... Хәзер авыруның тиз таралуына юл куймау бик мөһим. Шуңа күрә киләсе атнаны хезмәт хакы сакланган ял атнасы дип игълан итәм... Хәзер иң хәвефсезе – өйдә булу, - дип мөрәҗәгать итте узган атнада Русия Президенты Владимир Путин ил халкына.

Властьләрнең коронавирус йогышын туктату өчен өйдә калырга чакыруларына карамастан, авыру таралуын дәвам итә. Шул чакта Русиянең кайбер төбәкләрендә катгый чаралар күрелде: гомуми изоляция режимын керттеләр. Бу безнең республиканы да читләтеп узмады. 2020 елның 31 мартында республика башлыгы Радий Хәбировның яшәү (тору) урыны буенча гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү турындагы Указы үз көченә керде. Хәзер өйдән бөтенләй чыгарга ярамый, бары тик аерым очракларда гына. Йөзләгән мең кешенең берничә еллар буе төзегән планнары бер сәгать эчендә җимерелде. Яңа чикләүләр бик күп уңайсызлыклар тудыра, һәм бик нык борчуга сала. Бизмәндә сәламәтлек һәм кеше гомере булган очракта без башка нәрсәне сайлый алабызмы соң?

«ӨЙ АРЕСТЫ» ЯКИ ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘР ЧОРЫ

Безнең һәрберебез дүрт стена эчендә мәҗбүри тотылуга ничек карарга кирәклеген үзе хәл итә. Әлбәттә, авыздан күбек чыкканчы властьне ачуланырга, ашыгыч эш, заказлар, кредитлар, төзелеш, ремонт, гаилә, балалар, тренировкалар, юбилей һ.б. лар бар, кул кушырып утырырга вакыт юк дип аңлатырга мөмкин, әлбәттә. Тик авыру бар нәрсәңне тартып алса, бу эшләр шулай мөһим булып калырмы соң?

Һәр үтүктән трансляцияләнгән паникага һәм киңкүләм психозга бирелү варианты да бар. Бу очракта тәрәзәләрне һәм ишекләрне томалап куябыз, шкафка яки карават астына керәбез һәм бер елга алдан тупланган ризыкны: карабодай, шикәр, макарон, лимоннар һәм имбирьне ашарга керешәбез.

Ә тагын вакытлы изоляцияне оста файдаланырга – вакытны үзеңә, яраткан гаиләңә, йортка сарыф итәргә була. Мәсәлән, Бүреказган авылында яшәүче гәзит укучыбыз Наилә ВАХИТОВА шулай эшли. Бу ханым көн саен социаль челтәрләрдә «вакытны файдалы үткәрү», «өйдә яхшырак» лозунглары астында үткәргән карантин көннәре белән уртаклаша. Шулай, көннәренең берсендә Наилә кызлары белән тегү машинасын үзләштерә, әлеге мәлдә бик кирәкле булган күп тапкыр киелә торган битлекләрне тегәргә өйрәнә.

- Карантин – ул боегу, төшенкелеккә бирелү, ялкаулану өчен сәбәп түгел! Мин, мәсәлән, онлайн аралашуның яңа мөмкинлекләрен өйрәнәм. Шушы көннәрдә без Сургут, Себер һәм Стәрлетамакта яшәүче туган-тумачалар белән дистанцион фитнес дәрес үткәрдек. Бик шәп булды, физик күнегүләрдән һәм йөкләнешләрдән барыбыз да күтәренке кәеф һәм канәгатьлек алдык. Көн саен шөгыльләнәчәкбез, дигән карарга килдек, - дип фикерләре белән уртаклашты ханым.

Моннан тыш, Наилә үзенең социаль челтәрендәге язылучыларына балаларының изге эш белән шөгыльләнергә: авылның өлкән яшьтәге гражданнарына урындагы кибеттән азык-төлек алып кайтып бирергә карар кылулары турында хәбәр итте.

Рощинский авылында яшәүче Рузалия ЗӨБӘИРОВА да изоляция режимында файдалы эшләр башкара. Ул бөтен гаиләсе өчен күп тапкыр кия торган саклагыч битлекләр тегә, ә кызы Азалия тикшеренү эше белән шөгыльләнә: туфрак, орлыклар, сөякләр белән тәҗрибә үткәрә. Бу көннәрдә ул нәкъ менә авокадо һәм чили үсентеләрен күчереп утырту белән мәшгуль.

- Гомумән, кызыбыз белән план төзедек, бу атнада вакытны файдалы итеп үткәрү өчен без нәрсә эшләргә тиеш, - ди Рузалия. - Аңа фильмнарны караудан һәм китаплар укудан тыш, өйне җыештыру, туңдыру камерасын юу һәм ревизияләү, теплицада эшләү һ.б. кергән. Без йорт территориясеннән читкә чыкмыйбыз, тирә-юньдәгеләр белән элемтәгә кермибез. Безнең һәркайсыбыз вакытлыча үз-үзеңне изоляцияләүгә зур җаваплылык белән карарга, үзенең һәм якыннарының сәламәтлеген куркыныч астына куймаска тиеш дип саныйм. Профилактиканың барлык киңәшләрен үтәп, без көтеп алынган җәйгә сәламәт һәм бәхетле итеп аяк басачакбыз.

Рузалия кебек үк үз гаиләсенең тормышы турындагы язмалары һәм чагу фотосурәтләре белән социаль челтәрләрдә Рощинскийдан янә бер блогер – Анна ӘХМӘРОВА бүлешә. Ул Стәрлетамак районы Балалар сәнгать мәктәбенең Рощинский филиалы хезмәткәре, өч кыз әнисе. Аннаның дүрт меңгә якын язылучысы (подписчиклары), аны алчаклыгы, гадилеге, оптимизмы һәм позитив булганы өчен яраталар.

- Мин бөтен нәрсәдә уңайлыкларны гына күрергә тырышам, - ди Анна Әхмәрова. - Концертлар, конкурслар булмау, һәм нәтиҗәдә – аларга озайлы, көндәлек әзерлек эшләре булмау – болар барысы да арткы планга күчте. Хәзер, еш кына вакыт булмау сәбәпле, кул тимәгән документацияләргә барып җиттем. Күп санлы ансамбльләр, солистлар, пианистлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен репертуарны яңарту максатыннан интернетта бик күп аудио һәм видео материал тыңлау һәм карау вакыты барлыкка килде. Киләсе атнадан фортепианода онлайн уйнарга өйрәтүне уздырырга тырышу идеясе дә уянды.

Өйдә тәртип – башта да тәртип

-өйдә утыручыларның күбесе бу кагыйдә белән яши. Вконтакте социаль челтәрендәге «Авыл тормышы» гәзите битендә үткәрелгән «Карантин һәм үз-үзеңне изоляцияләү: өйдә вакытны ничек үткәрәсез» дигән сораштыру нәтиҗәләре анда катнашучыларның 37% (122 кешенең 45е) вакытлыча изоляция чорында йорт һәм ишегалдын тәртипкә китерүен күрсәтте. Күпфатирлы йортта бу иң элек фатирда идеаль чисталык урнаштыру: антресольләрдә, шкафларда, кладовкаларда, гардеробларда, лоджияләрдә тәртип урнаштыру; тәрәзәләрне чистарту, штораларны юып, үтүкләп элү. Шәхси йортта, санап үтелгәннәрдән тыш, йорт яны участогы, мунча, гараж да бар. Загородный авылында яшәүче Гөлназ ИШМӨХӘММӘТОВА сөйләвенчә, бу көннәрдә төп эшләр - кар ыргыту, ишегалдын узган елгы яфраклардан, сабаклардан һәм вак-төяк чүп-чардан чистарту:

- Узган елларда "өмә"не без ял көннәрендә яки эштән соң эш көннәрендә оештыра идек. Ә хәзер изоляция режимы шартларында - көн саен бераз эшлибез. Безнең өчен өмә - ул буыннарны берләштерүче күркәм традиция. Безнең Чисталык көннәре ишегалдында, ритмик музыка астында, балалар белән әңгәмәләр артында уза. Аннары бадминтон уйныйбыз, биибез, кызыбыз Зәринә – роликларда, улыбыз Тамерлан - велосипедта йөри. Кайчагында учакта ит кыздырабыз яки пылау пешерәбез. Гаилә белән үткәргән вакыт - бәһасез. Бу көннәрдә, минемчә, бер-беребезгә күбрәк вакыт бирү, бер-берегезне ничек нык яратуыгыз турында әйтү, күңелле, шатлыклы мизгелләр бүләк итү мөһим. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз. Бу бит бик җиңел һәм гади: үз йортыңнан читкә чыкмаска, кул юарга, саклагыч битлекләр кияргә – бары шул гына.

Әйткәндәй, респондентларның 2% ы гына шулай дип саный. Безнең сорашып белешүдә катнашкан 11 кеше өчен карантин вакытында йоклап калу һәм көч туплау мөһим. Укучыларыбызның сигез проценты үз-үзеңне изоляцияләүдә вакытын китап укуга, үзлегеннән белем алуга, фильмнар һәм сериаллар карауга багышлый. Алтысы – спорт, бишесе – кул эшләре, дүртесе - иҗат белән шөгыльләнә. Сорашып белешүчеләрнең нибары 1% ы компьютер һәм өстәл уеннары белән мавыга. Ә менә аларның 22% ы компьютер артында эшли, ягъни 27 кеше вакытлыча «ерактан» торып хезмәт итә.

Өй карантины вакытында тагын нәрсә белән шөгыльләнергә була? Күңел ачу чаралары бик күп! Музейларга барып, спектакльләр һәм концертлар карарга мөмкин - болар барысы да онлайн режимында, өйдән чыкмыйча һәм бушлай. Аш-суга осталыгыңны күрсәтеп гаиләңне таң калдырырга, әйтик, француз телен өйрәнә башларга, дөрес тукланырга, вальс биергә була…

...Короновирус инфекциясе аркасында, хәлләрнең бөтен җитдилегенә карамастан, изоляция күпләр өчен яңа мөмкинлекләр чоры була ала. Иң мөһиме - үзеңдәге ялкаулыкны һәм төшенкелекне җиңү. Әгәр дә сезгә өйдә һаман да күңелсез һәм бер шөгыльләнер нәрсә дә юк кебек тоелса, 8әр, ә кайчак 10ар ай буе орбитада ятучы космонавтларны искә төшерегез. Ә без җирдә. Әгәр әлеге вакытта өйдә утырып торсак, барысы да яхшы булачак.

А.САРЫ әзерләде.

А ведь и правда, дома лучше
Ведь, наконец, все собрались!
Такой раз подвернулся случай -
С семьёй общеньем насладись!

ЕГЭ, экзамены, концерты,
Кружки, уроки подождут...
Достаньте схемы и рецепты!
Вокруг все вяжут, шьют, пекут!

И в "Монополию” сыграйте,
В лото и шашки, в "бой морской",
Журналы, книги почитайте -
На то и длинный выходной!

P.S. Әхмәровларның өй карантины ничек үтә дигән сорауга блогер Анна ӘХМӘРОВА үзе язган шигырь белән җавап бирде.

ВРЕЗ

ӘТИ, ӘНИ, МИН –ГАИЛӘБЕЗ ГТО ТАПШЫРА!

Өй шартларында иң яхшы гаилә күнекмәләренә конкурс игълан ителә. Моның өчен гаилә белән өйдә күнекмәләр үткәрәбез. “Яңалык тәкъдим ит” төймәсе ярдәмендә видео-күнекмәләрне төшереп берләшмәгә куябыз.

Хэштеглар кулланабыз: #Управление КультурыСпортаМолодежи Стерлитамакского района, #марафонстерлитамакский район, #домаспользой, #ГТОвсейсемьей.

Видеоны 1 майга кадәр куярга кирәк. Гаиләгез белән катнашыгыз һәм кыйммәтле призлар алыгыз.

Җиңүчеләр һәм призерлар ГТО нормаларын тапшыруның җәйге фестивалендә бүләкләнәчәк.

Читайте нас: