Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
3 апрель 2020, 17:25

МИҢНЕГАЛИ ШӘЙМОРАТОВ - "РУСИЯ ГЕРОЕ"

112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов, Президент Владимир Путин указына ярашлы, үлгәннән соң “Русия Герое” йолдызы белән бүләкләнде.

112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов, Президент Владимир Путин указына ярашлы, үлгәннән соң “Русия Герое” йолдызы белән бүләкләнде.

Генерал-майор Миңнегали Шәйморатов – Башкортстанның Ватан өчен сугышларда һәлак булган халык герое. Фәкыйрь гаиләдән чыккан кеше, танылган хәрби талант, үҗәтлеге һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә күренекле хәрби башлык дәрәҗәсенә ирешә. Ул искиткеч оештыру сәләтенә ия була. СССР Геройларының иң күп саны Башкортстан җитәкчелеге башлангычы белән төзелгән һәм Шәйморатов укыт­кан 16нчы гвардия кавдивизиясе сафларында була.


Миңнегали Минһаҗ улы Шәймора-тов 1899 елның 15 августында Кырмыскалы районының Биштәкә авылын­да (хәзер — Шәйморат) батрак гаиләсен­дә туа. Әнисеннән иртә ятим калгач, ундүрт яшьлек малай авылдан шәһәргә китә, Уфа пароходчылыгының “Урал” пароходында матрос булып хезмәт итә.
Гражданнар сугышында катнаша. 1918 ел ахырында Башкортстан Кызыл Армия кулында була. 1919 ел башында Шәйморатов Уфа Затонына кайта, ләкин анда эш тапмый. Авылга кайтырга, язын навигация ачылуын көтәргә мәҗбүр була. 1919 елның мартында безнең җиребез яңадан акгвардияче­ләр кулына күчә. Апрельдә Колчак мобилизация игълан итә. 1900 һәм 1899 елларда туганнар, шул исәптән Шәйморатов та, мобилизацияләнә.
Апрель азагында Уфа шәһәренә чакыру пунктына озаталар, анда алар 5-6 көн була. Май башында Колчак армиясе Бәләбәй шәһәреннән чигенә. Бу вакытта барысын да Себергә җи­бәрергә җыенганнар. Бу көн алдыннан күп кенә иптәшләр, шул исәптән Шәй­моратов та, барактан качкан. 30-35 көн буе алар Затонда, Благовещен урманында һәм Чесноковка авылында (Уфа шәһәре янында) качып яткан. 1919 елның 18 июнендә Уфаны Колчак армиясеннән азат иткәннән соң, Миң­негали Шәйморатов үз теләге белән Кызыл Армия сафларына керә. Аны 270нче Белорет укчылар полкына рядовой кызылармияче итеп алалар. 30нчы укчылар дивизиясе составында Көнчыгыш фронтта сугыша, анда сул җилкәсе яралана. Блюхер отрядында атлы разведкада, Петроград янында Юденичка каршы һәм Деникин гаскәр­ләренә каршы сугыша.
1919 елның көзендә Шәйморатов башкорт-татар бригадасы составында эскадроны белән Петроградтан Төр­кестан фронтына җибәрелә, анда сугышларда катнаша һәм Ырынбурдан Каспий ярларына кадәр юл үтә.
1920 елның җәендә эскадрон ко-мандиры Миңнегали Шәйморатов Польша фронтында сугыша, Украинаны поляк паннарыннан азат итүдә катнаша. Августта ул Михаил Фрунзе командованиесе астында янә Төрке­стан фронтында була һәм үзенең эскадроны белән Бохара әмиренә каршы сугышларда катнаша. Ул һәм аның яугирләре шәхсән Михаил Фрунзе исеменнән Рәхмәт хатлары ала.
Көньяк фронтта хәлләр авыр­лашкач, Төркестаннан Фрунзе командалык иткән гас­кәрләр төркеме Көньяк фронтка (Дондагы Ростов районы) юнәлә. М. Шәйморатовның эскадроны 1нче Атлы армия сос­тавында Ростов өлкәсен азат итү өчен барган сугышларда, Перекопны штурмлауда һәм Кырымны азат итүдә катнаша. Анда Шәйморатов авыр яралана.
Миңнегали Шәйморатовның революция эшенә тугрылыгы һәм белемгә омтылышы белән кызыксынуына игътибар итеп, 1920 елда командование аны Татар-башкорт кавалерия мәктә­бенең 9нчы Казан курсларына укырга җибәрә. Шул ук елның җәендә берничә хәрби мәктәп тәмамлау­чыларның ярышлары уза. Миңнегали граната ыргыту, трамплиннан суга сикерү һәм кылыч белән уйнатып атта чабу буенча призлы урыннар яулый. Моның өчен аны ачык-кызыл шароварлар, яшел сукнодан тегелгән гимнастерка һәм буденовка белән бүләклиләр.
1921 елның көзендә Кавказдагы хәлләр кискенләшкәч, Казан мәктәбе-нең курсантлар төркеме исәбендә М. Шәйморатов 1нче Атлы армия составына җибәрелә. Анда батырлыклары өчен аңа Семен Буденный мактаулы революцион корал — исемле көмеш кылычны шәхсән үзе тапшыра. Бу кылыч аның героик тормышының соңгы минутына кадәр үзе белән була.
1924 елда Миңнегали Минһаҗ улын Мәскәүгә, Берләшкән хәрби мәктәпкә (соңрак — РСФСРның Үзәк Башкарма Комитеты исемендәге Гомумгаскәри хәрби училище) курс укытучысы һәм командиры итеп җибәрәләр. 1925 елдан 1931 елга кадәр М. Шәйморатов — эскадрон командиры, ә аннары Мәскәү Кремлен саклаучы полк командиры була. 1931 елда М. Фрунзе исе-мендәге хәрби академиягә укырга керә. Ул аны 1934 елның апрелендә беренче разряд буенча “бишле” билгеләренә тәмамлый. Кирәкле хәрби һәм сәяси дисциплиналардан тыш, ул чит тел­ләрне: төрки төркемдәге туган телләр­не дә, шул исәптән, чит телләрне дә өйрәнә, немец һәм кытай телләрендә иркен сөйләшә, инглиз һәм француз телләрен аңлый.
Академияне тәмамлаганнан соң аны Кызыл Армиянең 2нче разведка идарәсе башлыгы ярдәмчесе итеп күчерәләр һәм хәрби атташе итеп Төркиягә җибәрәләр.
1935 елда Мао Цзедун Сталинга булачак Кытай Армиясенең командующие составын әзерләү академиясен булдыру өчен Кытайга яхшы командир җибәрү үтенече белән мөрәҗәгать итә. М. Шәйморатов, Төркиядән чакырып кайтарылып, Кытай азат итү армия­се­нең хәрби атташесы сыйфатында җибәрелә. Бер үк вакытта академиядә укытучы да була. 1936 елда аңа полковник званиесе бирелә. 1938 елда чанкайшичыларга каршы сугышларда яралана. Партия Үзәк Комитеты буры­чын үрнәкле үтәгәне өчен “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнә.
1941 елда полковник Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатов Кызыл Ар­миянең Генераль штабының бүлек начальнигы ярдәмчесе һәм Кремльне саклау буенча часть командиры итеп билгеләнә. Тиздән аның часте генерал Л. Доватор корпусы составына фронтка җибәрелә. Волоколамск, Мәскәү янындагы бәрелешләрдәге батырлыклары өчен Шәйморатов икенче “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнә.
1941 елның иң авыр көннәрендә Ватанга куркыныч янаган чорда Башкортстан халкы СССР Дәүләт оборона комитетына республика террито­риясендә кавалерия дивизиясен формалаштырырга рөхсәт сорап мөрәҗә­гать итә. Халык оборона комиссары боерыгы белән 112нче Башкорт кава­лерия дивизиясе командиры итеп полковник Миңнегали Минһаҗ улы Шәй­моратов билгеләнә. Уфага килеп, ул сугышчан берләшмә төзү өчен барысын да эшли. Яхшы тактик әзерлек һәм оештыру таланты нәтиҗәсендә дивизия командирына кыска гына вакыт эчендә формалаштырылган дивизияне сугышка сәләтле халәткә китерергә мөмкин була. Апрель башында дивизия фронтка китә.
Брянск фронтының 2нче кавалерия корпусы составында дивизия Тула өлкәсендә Олым елгасы ярында беренче тапкыр сугышка керә. Октябрьдә дивизия Сталинград операциясендә катнашу һәм удар ясау өчен Көньяк-Көнбатыш фронты составына күчере-лә. Шәйморатовка генерал-майор званиесе бирелә.
Генерал Шәйморатов җитәкчелеген­дәге дивизия катнашкан өченче зур операция Чернухино-Дебальцево районындагы дошман тылына рейд була. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе 1943 елның 14 февралендә 16нчы гвардия дивизиясе итеп үзгәртелә.
Дивизиягә гвардия исемен бирү турындагы хәбәр атлыларга Ворошиловград өлкәсенең Дебальцево тимер юл узелы тирәсендә фашистлар тылына рейд ясаганда килеп ирешә. Командование бурычын үтәп, дивизия рейдтан чыга. Фронт сызыгыннан җиде чакрым ераклыкта, Юлино-2 авылы янында канлы сугыш — Шәймо­ратов­ның соңгы алышы башлана. 1943 ел-ның 23 февралендә дивизия командиры һәлак була, атлыларның бик си­рәге генә утлы сугыш боҗрасын­нан котыла ала. Дошманга каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары, каһарман­лыгы өчен Миңнегали Мин­һаҗ улы Шәйморатов үлгәннән соң “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.



Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров:
— Бүген — Русия Президенты тарихи гаделлекне тергезгән көн. Мин, чыннан да, бу хакта хыялландым. Сугыш бетүгә төрле инстанцияләргә бу үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләр кебек үк. 1958 елда мондый представлениене Семен Буденный үзе язган. Бер ел эчендә тиешле структураларга хат артыннан хат китә, әмма барлык мөрәҗәгатьләр дә, катгый нормативларга тап булып, үтәлми кала...


Республика Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе
Константин Толкачев:

— Дәүләт Советы депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре элекке елларда ил җитәкчелегенә полководец истәлеген мәңгеләш­терү үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать итте, әмма бу мәсьәлә бары тик хәзер генә, республика Башлыгы Радий Хәбировның турыдан-туры катнашлыгы нәтиҗәсендә генә уңай хәл ителде.
Бөек Ватан сугышы тарихында герой һәлак булып, 77 елдан соң шундый исем бирелгән башка очракларны хәтерләмим. Бу — эксклюзив, кыйммәтле бүләк, аны дәүләт башлыгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан республикабыз халкына бүләк итте. Кызганычка каршы, бүгенге законнар нигезендә генерал Шәйморатовка “Советлар Союзы Герое” исемен бирү мөмкин түгел, чөнки мондый дәүләт юк. Ләкин бу вакыйганың үзе, аның мәгълүмати әһәмияте бу тарихи гаделсезлекне йолыр, дип ышанам.
Гомумән, соңгы айлар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлтелгән вакыйгаларга бик бай булды. Әйтик, декабрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтай та­ра­­фыннан “Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре турында”гы Законга үзгәрешләр үз көченә кертелде, аның нигезендә яңа бүләк — “Генерал Шәймо­ратов ордены” барлыкка килде. Февральдә “Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында”гы Законга үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә республикада яңа истәлекле дата: 13 ноябрь — 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе көне барлык­ка килде. Һәм менә март ахырында дивизия командирына “Русия Герое” исеме бирелде. Бу вакыйгаларның һәркайсы — якташ­ларыбызның батырлыгы турында истәлекне саклауга, аларны киләчәк буыннарга тапшыруга лаеклы өлеш.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: