Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
4 апрель 2020, 17:00

"Иң зур куркыныч зонасы - безнең өлкән яшьтәге гражданнар.

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Андрей Назаров оператив киңәшмә барышында, пенсионерларга карата коронавирус буенча хәвефсезлек чаралары үтәлмәү сәбәпле, төбәк Министрлар Кабинетын тәнкыйть утына тотты.

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Андрей Назаров оператив киңәшмә барышында, пенсионерларга карата коронавирус буенча хәвефсезлек чаралары үтәлмәү сәбәпле, төбәк Министрлар Кабинетын тәнкыйть утына тотты.

Аның сүзләренә караганда, социаль хезмәткәрләр һәм почтальоннар өлкән яшьтәге кешеләргә битлек һәм махсус киемсез хезмәт күрсәтә.

"Иң зур куркыныч зонасы - безнең өлкән яшьтәге гражданнар. Без алдан ук чаң суктык, киңәшмәләр җыйдык, пенсионерлар белән элемтәгә керүчеләрнең барысы да алган инструкцияләр буенча киенергә, пенсионерлар белән эшләргә тиешлеге турында килештек. Чынлыкта алай булмады. Бер хат ташучы көнгә 500 пенсионер белән эшли. Бернинди битлексез, саклану чарасыз. Күз алдына китерәсезме? Бездә 430 мең пенсионер бар, алар кулдан почта алырга мөмкин. Әгәр саклык чаралары үтәлмәсә, һәлакәт булачак. Бу - төп бурыч. Барысын да ташлап, бу эшне көн саен контрольгә алырга кирәк", - диде ул.

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Pensionerlarni-mahsus-kiemd-hezm-tl-nder-zarur-200690/

Читайте нас: