Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
4 апрель 2020, 14:30

КОРОНАВИРУС БЕРКЕМНЕ ДӘ АЯМЫЙ...

Русиядә расланган коронавирус белән тагын биш пациент вафат булган, берсенә 34 яшь булган.

Русиядә расланган коронавирус белән тагын биш пациент вафат булган, аларның дүртесе - Мәскәүдә. Үлгән пациентлар 80 яшьтән 86 яшькә кадәр, ә берсенә 34 яшь булган. Барлык пациентларның да хроник авырулары булган.

— Пациентларның барысы да башка авырулардан да интеккән, - дип хәбәр итә Мәскәү буенча оператив штаб. - 34 яшьлек ир дүрт көн дәвамында үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә булган. Ике яклы пневмониядән тыш, пациентның эчке органнарының һәм баш мие шешләре, кан савуы теркәлгән. Авыручыларның өчесе хроник бронхиттан җәфа чиккән. Башка авыруларда — пиелонефрит, хроник бронхит, гипертония, атеросклероз.

Кичәге көнгә илдә коронавирус белән зарарланган 4149 кеше теркәлгән, аннан алдагы көн белән чагыштырганда, 601 очракка күбрәк. 4 кеше үлгән (гомуми саны 34), 46 кеше савыккан (гомум саны — 281). Беренче тапкыр мондый диагноз Ингушетиядә һәм Яһүд автономияле округында куелган.

Башортстанда кичә коронавирус йоктыручы кеше теркәлмәгән иде. Моңа кадәр чирләгән өч кеше савыккан.

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Koronavirustan-yan-5-keshe-lg-n-Bersen--34-yash-201944/

Читайте нас: