Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
4 апрель 2020, 21:45

Соңгы тәүлектә безнең республикада вирус йоктыручылар теркәлмәгән

Бүген Башкортстанда коронавирус инфекциясенә шик белән 85 кеше күзәтү астында, алар арасында 12 бала бар. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Бүген Башкортстанда коронавирус инфекциясенә шик белән 85 кеше күзәтү астында, алар арасында 12 бала бар. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова сүзләренә караганда, республикада 7595 тест үткәрелгән, коронавирус йоктыруның 10 очрагы теркәлгән, 3 кеше савыгып, дәваханәдән чыгарылган.

Дәваханәдә ятучы авыруларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Узган тәүлектә төбәктә яңа вирус йоктыру очраклары теркәлмәгән.

Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак 3 апрельдә республикага тикшерүләр үткәрү өчен 8 мең тест-системасы кайтарылу турында әйтте.

Русиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 582 очрагын теркәлгән, шуларның 434е - Мәскәүдә. Бүгенге көндә үсә барган нәтиҗә белән 78 төбәктә 4 мең 731 инфекция йоктыру очрагы теркәлгән. Бер тәүлек эчендә 52 кеше, сәламәтләнеп, дәваханәдән чыгарылган. Бөтен чорда Русиядә 333 кеше сәламәтләнгән, 43 кеше вафат булган.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Bashkortstanda-so-gi-t-lekt-virus-yoktiruchilar-terk-lm-g-n-202267/

Читайте нас: