Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
4 апрель 2020, 15:50

Татар журналистикасы да, татар эстрадасы да алга таба барсын иде, - дигән Филүс Каһиров.

Шулай да мин киләчәккә өмет белән карыйм. Әле бер төркем сәләтле яшьләр киләчәк.

Танылган композитор Резеда Әхиярова аны "Татарстанның алтын тавышы" дигән иде, күпләр анда Хәйдәр Бегичев аһәңнәрен ишетеп соклана, иң зәвыклы җырчы дип билгели. Ә безнең өчен ул - якташыбыз, шул ук Резеда Әхиярова Роберт Миңнуллин белән берлектә иҗат иткән "Кызыл таң" гимнын башкаручы да. Аның "Татар-информ" хәбәрчесе Алинә Айдарова белән әңгмәсендә кызыклы фикерләр бар.

- Ничек бар, шулай җырлап йөрү дә җиңел түгел. Фирдүс тә, Элвин да үзләренең күпме сәламәтлекләрен туздыра. Тямаевка шаккатам: ничек унар концерт биреп була? Һәр концертта, бишенчеме ул, сигезенчеме, син беренче концерттагы кебек чыгыш ясарга тиешсең. Тамашачы бит бу сезонда синең концертыңа беренче көн генә килгән.

Һәр кеше үзенчә тырыша. Хәзер яшь студентлар: «Әй, без дә шулай сикереп йөрербез», — дип уйлый. Алар аны җиңел дип белә микән? Тямаевка охшарга тырышалар. Әйе, Фирдүс популяр җырчы була алды, ә менә сине халык кабул итәрме, юкмы? Беркем белми. Заманында Салават абыйга охшарга тырыштылар. Берсе дә җырчы булып китә алмады. Уникумнар күп булмый.

Заманасын һич тә аңлый алмыйм. Элек рәхәтләнеп баянга кушылып җырлыйлар иде. Хәзер дә баянга кушылып җырлый алучылар бар, әмма алар популяр түгел. Фонограммага җырлаучылар күбәя. Мин аларны кызганам, беләсеңме?

Шулай да мин киләчәккә өмет белән карыйм. Әле бер төркем сәләтле яшьләр киләчәк. Аларны хәзер барлау эшләре бара бит, төрле иҗади лабораторияләр эшли. Моңсуланып утырырга кирәкми. Татар журналистикасы да, татар эстрадасы да алга таба барсын иде, - дигән Филүс Каһиров.

Бу хакта тулырак:https://intertat.tatar/news/showtime/03-04-2020/fil-s-ka-irov-r-tamashachy-ze-chen-altyn-tavyshny-bilgeli-5733360

Фото: musclub.ru

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Fil-s-Ka-irov--Tyamaevka-shakkatam-nichek-unar-kontsert-birep-bula-201948/

Читайте нас: