Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
4 апрель 2020, 15:20

Үз-үзеңне изоляцияләү вакыты озайтылды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычы янауга багышланган чираттан тыш киңәшмәдә республикада тулы үз-үзеңне изоляцияләү режимының күпме дәвам итәчәген хәбәр итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычы янауга багышланган чираттан тыш киңәшмәдә республикада тулы үз-үзеңне изоляцияләү режимының күпме дәвам итәчәген хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, үз-үзеңне изоляцияләү режимын баштан ук ачык дата белән куйганнар. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Владимир Путин керткән соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, мондый режим нәкъ шушы һәм киләсе атнада гамәлдә булачак. Алга таба, дип билгеләп үтте Башлык, хәлне исәпкә алып, төзәтмәләр кертеләчәк.

Башкортстан Башлыгының гомум изоляция режимы турындагы указы нигезендә, "шәһәрләр һәм авылларның тормыш эшчәнлеген тәэмин итуче хезмәтләрдән тыш, барысы да шушы режим бетерелгәнче өйдә утырырга тиеш".

Кешегә ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очракта гына өйдән чыгарга мөмкин, шулай ук, кибеткә яки даруханәгә барырга, йорт хайваннарын йөртергә, чүп чыгарырга, тиеш булсаң, эш урынына барып җитәргә.

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин Русиядә эшләми торган көннәрне 30 апрельгә кадәр озайтты. Моннан тыш, дәүләт башлыгы төбәк хакимиятләренә өстәмә вәкаләтләр бирде.


Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Bashkorstanda-z-ze-ne-izolyatsiyal--vakiti-ozaytildi-200603/

Читайте нас: