Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
5 апрель 2020, 16:05

Гражданнар хәвефсезлеген тәэмин итү буенча төпле эш алып барыла

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында глобаль энергетик базарлардагы хәл буенча киңәшмә үткәрде.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында глобаль энергетик базарлардагы хәл буенча киңәшмә үткәрде. Илнең ягулык-энергетика комплексының тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итү чаралары тикшерелде.

Ил Президенты гражданнар хәвефсезлеген тәэмин итү буенча төпле эш алып барылуын билгеләде һәм шул ук вакытта Русия икътисадының үсешен булдыру кирәклеген дә ассызыклады.
Киңәшмәдә дөнья базарында хәлнең катлаулы булуы турында, коронавирус инфекциясенең барлык дөнья икътисадына кагылуы турында сөйләшенде.
Киләчәктә нефтькә сорауның үсәчәге һәм нефть дефициты булу мөмкинлеге билгеләнде. Вакыйгалар кискен хәлгә китермәсен өчен алдан чаралар күрергә кирәклеге ассызыклынды.
Киңәшмәдә җитештерүчеләр өчен дә, кулланучылар өчен дә базарның тотрыклылыгы төп максат булырга тиешлеге билгеләнде.

Бу хакта тулырак: kremlin.ru

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/T-p-maksat--totriklilik-202843/

Читайте нас: