Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
5 апрель 2020, 17:00

Кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә штраф салына

Башкортстан Башлыгы указы белән 15 ведомство чиновникларына “Гадәттән тыш хәл вакытында яки аның янау хәвефе барлыкка килгәндә үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен” мәддәсе буенча административ хокук бозулар турында протоколлар төзү вәкаләтләре бирелде.

Башкортстан Башлыгы указы белән 15 ведомство чиновникларына “Гадәттән тыш хәл вакытында яки аның янау хәвефе барлыкка килгәндә үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен” мәддәсе буенча административ хокук бозулар турында протоколлар төзү вәкаләтләре бирелде.

Гадәттән тыш хәл хәвефе булган территориядә югары әзерлек режимы кагыйдәләрен үтәмәү кисәтү бирелү яисә штраф салуга китерә. Аның күләме: гражданнарга – 1-30, вазыйфа биләүче кешеләргә - 10-15, шәхси эшкуарларга - 30-50, юридик берәмлекләргә 100-300 мең сумга кадәр.
Кеше сәламәтлегенә зыян салган яисә кабат хокук бозган очракта җәза тагын да катырак: гражданнарга штраф – 15-50 мең сум, вазыйфа биләүче кешеләргә - 300-500 сум яки бер елдан өч елга кадәр квалификациядән чыгарылу, шәхси эшкуарларга - 500 меңнән бер миллион сумга кадәр штраф яисә эшчәнлеген 90 тәүлеккә административ туктату.
Протоколларны төзү хокукына түбәндәге структураларның министрлары һәм комитет рәисләре, бүлек җитәкчеләре, советниклар, белгечләр (үз компетенцияләре чикләрендә) ия: Сәламәтлек саклау, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, Урман хуҗалыгы, Авыл хуҗалыгы, Табигатьтән файдалану һәм экология, Яшьләр һәм спорт, Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары, Юстиция, Архитектура һәм төзелеш, Сәүдә, Юл хуҗалыгы һәм танспорт, Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитетлары, Торак күзәтчелеге, Дәүләт техника күзәтчелеге, Ветеринария идарәсе.

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Kagiyd-l-rne-t-m-s---shtraf-202885/

Читайте нас: