Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
5 апрель 2020, 13:30

ҖЫЛЫ ҺАВА ВИРУСКА ТӘЭСИР ИТӘРМЕ

Кайбер вирусологлар көннәрнең җылынуы коронавирус инфекциясенең таралуын туктатачак дигән фикер белдергән иде.

Кайбер вирусологлар көннәрнең җылынуы коронавирус инфекциясенең таралуын туктатачак дигән фикер белдергән иде.

Язгы кояш коронавирус инфекциясе таралуга йогынты ясамаячак. Медицина фәннәре докторы, профессор Анатолий Альштейн әнә шундый фикер белдергән, дип яза портал Ura.ru.

- Язның җылы һава торышы эпидемияне туктата алмаячак, дип уйлыйм, — дигән вирусолог.

Альштейн ассызыклаганча, бу һава торышы барышында коронавирус инфекциясе таралуы артмаячак та, кимемәячәк тә. Аның сүзләренә караганда, вирус белән көрәштә һава торышыннан ярдәмне җәйгелеккә генә көтергә кирәк.

- Респиратор авырулар эпидемиясе гадәттә елның суык чорында бара. Бу вирус температураның күтәрелүеннән үлә, чөнки кешеләрнең вирусларга карата кабул итүчәнлеге кими. Җәй көне безнең иммунитетта ныгый, - дип аңлаткан Альштейн.

Эксперт инфекциягә каршы көрәш чаралары үз нәтиҗәләрен бирә, һәм тиздән Русиядә COVID-19 таралышы кими башларга мөмкин, дип нәтиҗә ясаган ул.

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Yazgi-koyash-koronavirusni-i-rme-202767/

Читайте нас: