Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
6 апрель 2020, 11:50

6 айлык оныгына да йоктырырга өлгергән

Мәгълүм булуынча, Чиләбе өлкәсендә яшәүче ике кеше чит илгә барып кайтканнан соң, үзизоляциягә китмичә сәүдәләрен дәвам иткәннәр.

Мәгълүм булуынча, Чиләбе өлкәсендә яшәүче ике кеше чит илгә барып кайтканнан соң, үзизоляциягә китмичә сәүдәләрен дәвам иткәннәр. Алар 22 мартта Сибайның шәһәр базарында ит сатканнар. Алар белән аралашкан 227 кеше үзизоляциягә киткән. Вирус йоктыручылар билгеле була башларга да мөмкин. Чиләбе өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы, ит сатучының оныгына коронавирус йогуны раслады.

Алты айлык бала “ана һәм баланы саклау үзәге”нә урнаштырылган булган. Картәтәсе аны күрергә килеп йөргән һәм әлеге элемтә нәтиҗәсендә, балага вирус йоккан. Өлкән кешенең ваемсызлыгына аптырашта калырсың. Үзегезне уйламасагыз, башкаларны уйлагыз.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/ze-ne-uylamasa-yakinnari-ni-uyla-202867/
Читайте нас: