Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
6 апрель 2020, 15:30

Башкортстанда экспортерлар өчен онлайн-сәүдәне үстерү мөмкинлекләре

Башкортстанда экспортерлар өчен онлайн-сәүдәне үстерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Башкортстанда экспортерлар өчен онлайн-сәүдәне үстерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Әлеге вакытта республикада «Башкортстанда экспортны үстерү» төбәк проекты, шулай ук Владимир Путинның май указы белән расланган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.

Күптән түгел Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Анда ведомство рәисе вазыйфасын башкаручы Маргарита Болычева, аның урынбасары Лена Изотова, республиканың Экспортка ярдәм итү үзәге директоры Илдус Халитов һәм «Уфамебель» җәмгыятенең генеральный директоры Рамил Гайнетдинов катнаштылар.

Маргарита Болычева сүзләренә караганда, Башкортстан җитештерүчеләренең продукциясен экспортлау мәсьәләләре коронавирус пандемиясе һәм тышкы базарларда Русия товарларына ихтыяҗ арту шартларында аеруча актуаль.

- Интернет-сәүдә көчәя бара, безнең бурыч - килеп туган хәлне үсеш ноктасы буларак файдалану, - дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе.

Киңәшмәдә, шулай ук, «Алибаба» һәм «Ebay» чит ил сәүдә мәйданчыкларында республика товарларын алга этәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.




Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-tovarlari-chit-il-internet-m-ydanchiklarinda-t-kdim-itel-ch-k-203952/

Читайте нас: