Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
6 апрель 2020, 15:00

Бездә ыгы-зыгы юк.

Башкортстан территориясендә COVID-19 белән хәл "тыныч агым"да. Бу хакта "Россия 1" телеканалында "Владимир Соловьев белән якшәмбе киче" тапшыруы эфирында 5 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Башкортстан территориясендә COVID-19 белән хәл "тыныч агым"да. Бу хакта "Россия 1" телеканалында "Владимир Соловьев белән якшәмбе киче" тапшыруы эфирында 5 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Хәзер иң начары - ыгы-зыгы ясау. Бездә ыгы-зыгы юк. Без эшләгән беренче гамәл - үзебезне изоляцияләү режимын саклыйбыз, халык белән килештек һәм алар теләктәшлек күрсәтте.

Икенчесе киләчәккә, икътисадка кагыла. Вируслар килә дә китә, ә безгә киләчәк турында уйларга туры киләчәк: әгәр без хәзер бөтен икътисадны җимерсәк, аны туктатабыз икән, ул чагында безгә бик авыр булачак. Шуңа күрә безнең рөхсәт белән күп кенә предприятиеләр хәзер санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп, эшчәнлеген дәвам итә.

Өченчесе - медицинаны иң начар сценарийга әзерләү, без шуның белән шөгыльләнәбез.
Дүртенчесе - аеруча мохтаҗ булганнарга ярдәм күрсәтү. Бу шушы дүрт нәрсәне оешкан төстә һәм төгәл итеп башкарсак, бу авыр чорны үтү мөмкин булачак”, - диде Башкортстан Башлыгы.

Радий Хәбиров төбәктәге эпидемиологик хәл турында хәбәр итте.
"Бездә коронавирус белән авыруның расланган ун факты бар, өч пациент савыкты. 85 кеше шик белән дәваханәдә, без аларның тест нәтиҗәләрен көтәбез. Резерв койка фонды 2,5 меңгә кадәр җитәчәк. Хәзер безнең 471 койка бар, алар бөтен таләпләр буенча җиһазландырылган. Минемчә, медицинаны мобилизацияли алдык. Без 12 атна эчендә йогышлы авырулар дәваханәсе төзиячәкбез. Иң мөһиме - медицина тармагын әзерләргә. Икътисад буенча махсус карарлар кабул итәргә кирәк», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Фото: "Башинформ".

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Radiy-H-birov--H-lne-kontrold-totabiz-igi-zigi-yuk-203935/

Читайте нас: