Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
6 апрель 2020, 14:00

"Күпме тырышсак та, саклап калып булмады..."

Җырчы Әнвәр Нургалиевның олы кайгысын уртаклашабыз

Әнвәр Нургалиев Инстаграм битендә әнисенең авыруы, аның хәле турында хәбәр итеп торды.

Ул озак кына дәваханәдә ятты, бик интекте, хәтта аягын да кистеләр. Бүген исә җырчы әниләрен югалтуын язды.

"Әнием, урының оҗмахта булсын. Бик авыр, әлегә ышанасы килми. Күпме тырышсак та, саклап калып булмады.
Әниебез зур йөрәкле кеше иде. Биш бала тәрбияләп үстерде, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәтте", - дип язган ул Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Әнвәрнең һәм аның тугананрының авыр кайгысын уртаклашабыз!

Читайте нас: