Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
6 апрель 2020, 17:30

Теш дәвалау өчен уңайлы шартлар арта

Ишембай районы үзәк дәваханәсендә цифрлы ортопантомограф урнаштырылды.

Ишембай районы үзәк дәваханәсендә цифрлы ортопантомограф урнаштырылды. Бу аппарат теш-яңак системасына рентген диагностика үткәрү өчен кирәк.

Аппарат БР Башлыгының “Башкортстан Республикасының стратегик юнәлештә 2024 елга кадәр социаль-икътисади үсеше» Указына ярашлы, медицина оешмалары һәм стоматология поликлинкаларының матди-техник базасын ныгыту бурычларын үтәү максатында кайтарылды.

Дөрес дәвалау өчен иң мөһиме дөрес диагностика ясау. Заманча стоматология клиникасын ортопантомограф кебек уңайлы аппаратсыз күз алдына да китереп булмый.

Яңа аппарат панорама сурәтен ясау, ягъни бөтен авыз куышлыгын төшерү, арытаба дөрес дәвалау юлын билгеләү һ.б мөмкинлекләрне бирә.

Моңа кадәр стоматология цифрлы ортопантомограф Октябрьский шәһәре дәваханәсендә урнаштырылган иде. Чиратта – Сибай һәм Белорет калалары дәваханәләре. Бу хакта БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте белдерде.

Мондый уңайлы шартлар тудыру В. Путинның май указларында билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларын тормышка ашыру юнәлешендәге эшләр.

Читайте нас: