Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
7 апрель 2020, 17:35

АКЦИЯ “ӨЕҢ ЯНЫНДА ҮЗ АГАЧЫҢНЫ УТЫРТ”

Авыл биләмәләре хакимиятләре яшәү пунктларында парклар, скверлар, аллеялар булдыру, шулай ук урман посадкаларында даими агачлар утырту буенча эш алып бара. Бу эш безнең туган якны яшелләндерүгә булышлык итә.

Авыл биләмәләре хакимиятләре яшәү пунктларында парклар, скверлар, аллеялар булдыру, шулай ук урман посадкаларында даими агачлар утырту буенча эш алып бара. Бу эш безнең туган якны яшелләндерүгә булышлык итә.

2019 елда һәр авыл биләмәсендә мәйданнарда 1әр гектар ылыслы агач утыртылды. Парк зоналарында, социаль-мәдәни объектларда, Бөек Ватан сугышында катнашканнарга куелган һәйкәлләр һәм обелисклар янында яфраклы агачлар һәм куаклар утыртылды.

Яшәү пунктлары эстетикасы елында без “Өең янында үз агачыңны утырт” акциясен тәкъдим итәбез. Бу безгә төзекләндерүгә үз өлешебезне кертү мөмкинлеге бирә. Без авылларыбызны төзек, матур итеп күрәсе килә.

Кайберүләр белмидер дә әле, кеше агач утырса, гомере буе ул аңа бәйле була – агач үскән саен җиргә утырткан энергия арта бара. Вакыт үтү белән һәркемнең “ҮЗЕНЕҢ“ агачы булачак!

Бу чараның әһәмиятен исәпкә алып, ветераннар советы һәм хатын-кызлар советы барлык халыкны өйләре янында кимендә 3 агач утыртып, акциядә актив катнашырга чакыра. Моннан тыш, йорт яныгызда чәчкә түтәлләре булдырыгыз, чәчкәләр утыртылган савытлар элеп, ихаталарыгызны бизәгез. Бит без моны үзебез өчен эшлибез!

Стәрлетамак районы ветераннар советы һәм хатын-кызлар советы.

Читайте нас: