Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
7 апрель 2020, 15:30

Ау сезоны ябык...

Шулай булуга карамастан, җәнлекләр даими рәвештә аучылар кулына эләгә.

Ау сезоны ябык... Табигатьне саклау, экологиягә зыян салуны киметү - һәркнмнең изге бурычы. Моны Русия Президенты Владимир Путин гомумдәүләт проектларында да ачык билгеләде. Агачлар утырту, тирә-юньне чүптән чистарту белән беррәттән, җәнлекләр, кошлар дөньясына да сак карашта булырга тиеш без. 5 апрельдә Бөрҗән һәм Белорет районнары чигендә Бөрҗән районы ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан ике пошины законсыз ату факты ачыкланды. Әлеге вакытта тоткарланучылардан сорау алалар, полиция тикшерү чараларын үткәрә. Хокук бозучылардан бер мылтык алынган. Тоткарлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгечләре тарафыннан хайваннар дөньясына китерелгән зыян 800 мең сум күләмендә исәпләнгән. Билгеле булуынча, әлеге вакытта ау сезоны ябык. Шулай булуга карамастан, җәнлекләр даими рәвештә аучылар кулына эләгә. Киләчәк буынга нинди табигать калдырырбыз? Уйланырга вакыт түгелме?

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Uylanirga-vakit-t-gelme-206595/

Читайте нас: