Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
7 апрель 2020, 17:10

РАЙОН ХАКИМИЯТЕ БАШЛЫГЫНДА ОПЕРАТИВКАДА

Атна башыннан районның мәгариф учреждениеләре дистанцион укытуга күчерелде. Беренче көннән үк тулай республикада система көчергәнешкә чыдамады. Шул сәбәпле, укучыларның бер өлешен электрон кейсларга күчерергә карар ителде. Килеп туган техник мәсьәләләр хәл ителәчәк. Элемтә сафтан чыккан очракка материаллар мәктәп автобусында балаларның өйләренә (бәйләнешсез генә) таратып бирү карала. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә дежур төркемнәр булдыруга ихтыяҗ юк. Даими мониторинг алып барыла.

Районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә 695 мөрәҗәгать килде: ашыгыч хезмәтләр телефонына юнәлтү – 18, консультация ярдәме – 674. Ике янгын булды. 30 мартта Кунакбай авылында Шәйморатов урамы буйлап 3 кв. метрлы мәйданда юл буенда салам калдыклары, Катениновский авылында мәйданы 25 кв.метр булган өйнең түбәсе янды. Янгынның сәбәбе – мич һәм төтен суыргычның дөрес урнаштырылмавы. Ел башыннан барлыгы 21 янгын булды, аларда ике кеше имгәнде, һәлак булучылар юк.

Урындагы әһәмияттәге юлларда 15 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Мәсәлән, Талалаевка авылында Ленин урамында 1982 елгы водитель, ВАЗ-2114 автомобиленә идарә итеп, 1949 елгы кешене таптата. Нәтиҗәдә җәяүле алган җәрәхәтләреннән урында һәлак була. Сулыкларда вакыйгалар теркәлмәде.

Ташкынга каршы хәлләргә тәүлек әйләнәсенә мониторинг үткәрелә. 17 марттан елгалар кимәле буенча мәгълүмат 3 гидропосттан районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә тәүлегенә 3 тапкыр тапшырыла. Язгы ташкын күп еллык күзәтүләр чигендә планлы режимда үтә. 2-3 тәүлек туктамый яңгырлар явып, һава температурасы нормадан арткан очракта гына хәлләр катлаулануы ихтимал. Әлеге гидрометеорологик шартларны исәпкә алып, суүткәрү системасы булмау яки бозылу сәбәпле, яшәү пунктларында түбән участокларда урнашкан урыннарны су басу көтелә. Су басуга бәйле халыктан килгән барлык шикаятьләр Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтендә теркәлә. Ташкынга каршы комиссиянең оператив төркеме урыннарга барып хәлне ачыклаячак һәм килеп туган хәл буенча карарлар кабул итәчәк.

Мобиль төркемнәр тарафыннан чит илләрдән һәм эпидемиологик хәл имин булмаган РФ субъектларыннан кайткан кешеләрне, үзеңне-үзең изоляцияләүне күзәтүне контрольләү дәвам итә. Бүгенге көндә бу 31 кеше, Рощинскийда – 2, Отрадовкада – 13, Төрешледә – 1, Алатанада– 5, Первомайскийда – 1, Куганакта – 5, Казадаевкада – 4. Ялгыз яшәгән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтелә.

Каты көнкүреш калдыклары графикка ярашлы чыгарыла, атнасына бер тапкырдан да ким түгел, зуррак авылларда атнасына 2-3 тапкыр. Үзеңне-үзең изоляцияләү вакытында көнкүреш калдыкларының күп булуы сәбәпле, кайбер яшәү пунктларында аны ешрак түгүне оештыру карар ителгән. Бу Бельский, Олы Куганак, Наумовка, Байрак, Загородный, Яңа Отрадовка авыллары.

Атна башыннан районның мәгариф учреждениеләре дистанцион укытуга күчерелде. Беренче көннән үк тулай республикада система көчергәнешкә чыдамады. Шул сәбәпле, укучыларның бер өлешен электрон кейсларга күчерергә карар ителде. Килеп туган техник мәсьәләләр хәл ителәчәк. Элемтә сафтан чыккан очракка материаллар мәктәп автобусында балаларның өйләренә (бәйләнешсез генә) таратып бирү карала. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә дежур төркемнәр булдыруга ихтыяҗ юк. Даими мониторинг алып барыла.

Ишле һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән балаларга азык-төлек тупланмасы бирелә, анда 5 уку көненә исәпләнгән азык-төлек керә. Азык-төлек тупланмасы бәясе – 225 сум, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид балалар өчен – 500 сум.

Стәрлетамак районы икътисады тотрыклылыгын арттыру буенча чаралар күрелә. Атап әйткәндә, кече һәм урта эшкуарлыкка һәм хәвеф зонасында калган икътисад секторларына, икътисадның реаль секторының тотрыклы эшләвен тәэмин итүгә ярдәм итү карала. Салым көчергәнешен киметүдә, эшкуарлык субъектлары өчен финанс ресурсларның кулайлыгын арттыруда ярдәм күрсәтеләчәк. Мәгълүмати-консультация үзәкләре булдыру, эшкуарлык эшчәнлеге алып бару өчен административ чыгымнарны киметү планлаштырыла. Муниципаль икътисад структурасында өстәмә бәянең максималь кимәлен тәэмин итүче продукция эшләүне, җитештерүне, сатуны, рекламалауны, сатканнан соң хезмәтләндерүне үз эченә алган производство чылбырын булдыру да отышлы. Бу чаралар планын эшләү һәм гамәлгә ашыру Хакимият башлыгының аерым контролендә.

Оператив киңәшмә барышында шулай ук шимбә өмәләрен һәм Чисталык көннәрен үткәрү, яңа шартларда күпфункцияле үзәкләрнең эшчәнлеген оештыру, районның сәнәгать һәм агросәнәгать өлкәсе эшчәнлеге, урындагы әһәмияттәге юлларда чокыр-чакырларны ремонтлау барышы, мәдәни-ял учреждениеләренең дистанцион чаралар үткәрүе турында мәгълүмат, бер атнада Хакимият башлыгының йөкләмәләрен үтәүгә анализ һәм башка бик күп мәгълүмат тыңланды.

Хакимият башлыгы адресына үткән атнада 21 мөрәҗәгать килде, алардан 13 – гариза, 8 – шикаять, бер мөрәҗәгать хәл итү өчен икенче инстанциягә җибәрелде.

Социаль челтәрләр аша башлыкка 35 граждан мөрәҗәгать иткән.

Читайте нас: