Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
7 апрель 2020, 18:45

РЕСПУБЛИКАДА БУ ЗӘХМӘТТӘН ТӘҮГЕ ҮЛЕМ ОЧРАГЫ ТЕРКӘЛДЕ

Якшәмбе көнне Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә өлкән яшьтәге хатын-кыз вафат булды. Аның Ковид-19 вирусын йөртүче булуы ачыкланды

Якшәмбе көнне Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә өлкән яшьтәге хатын-кыз вафат булды. Аның Ковид-19 вирусын йөртүче булуы ачыкланды, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Әлеге 80 яшьлек пациент ике ай дәвамында инсульт, үпкә ялкынсынуы һәм шикәр диабеты авыруыннан дәвалану узган. Күп санлы хроник авырулар белән бәйле хәле бик начар булган.

Үлем сәбәбе-баш миенең кан тамырлары зарарлану нәтиҗәсендә, баш миенең шешүе. Соңрак COVID-19га да анализ алына. Чөнки теләсә нинди үпкә ялкынсынуы вакытында шушы анализ алынырга тиеш. Беренчел нәтиҗә шикле булган, әмма бүген пациентканың COVID-19 вирусын йөртүе ачыкланды.

"Бу очракта коронавирус үлемнең сәбәбе булмавын аңларга кирәк. Әмма мондый ситуациядә тиешле хезмәтләр хәвефсезлек чаралары күрергә тиеш. Коронавирус авыруы белән элемтәгә керүче Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре карантинда калырга тиеш. Бу безнең теләгебез түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен билгеләнгән закон регламенты”, - дип чыгыш ясады республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/lem-ochraklari-terk-l-bashladi-206604/
Чыганак: Башинформ
Читайте нас: