Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
7 апрель 2020, 15:00

ӨЙДӘ УТЫРУ ЯХШЫРАК

Коронавируска каршы көрәштә әлегә бу иң нәтиҗәле чара

Коронавируска каршы көрәштә әлегә бу иң нәтиҗәле чара

Илдә коронавирус таралуга бәйле хәл катлаулы калу сәбәпле, эш хакы сакланган ял көннәре 30 апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта Президент Владимир Путин 2 апрельдә Русия халкына мөрәҗәгатендә җиткерде.

— Ил буенча игълан ителгән ял атнасы, шулай ук күп кенә төбәкләрдә кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү режимы безгә җитди чаралар күрү, барлык дәүләт власте органнарын аякка бастыру үзе­безнең һәм чит илләрдәге иң алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнеп, сәламәтлек саклау системасын эпидемиягә каршы максималь дә­рәҗәдә көчәйтү мөмкинлеге бирде. Шуның нәтиҗәсендә әлегә өлкән буын вәкилләрен куркыныч янаудан, балалар бакчаларына, мәктәп­ләргә, югары уку йортларына вирус үтеп керүдән саклап киләбез. Әмма хәвеф саклана. Белгеч-вирусолог­лар билгеләвенчә, әлегә дөньяда да, безнең илдә дә эпи­де­миянең иң югары ноктасы үтел­мәгән. Шуңа бәйле, мин 30 апрельгә кадәр хезмәт хакы сакланган ял көннәре режимын дәвам итү турында карар кабул иттем, — диде мөрәҗәгатьтә Президент.
Бер үк вакытта ул СОVID-19га каршы көрәш чараларын тормышка ашыруда ил төбәкләренә өстәмә вәкаләтләр биреләчәге турында да белдерде.
—Төбәктәге объектив хәл-шартлардан чыгып, субъектлар үзләре Русия Президенты указы кысаларында әлеге территориядә һәм аерым муниципалитетларда нинди режим кертү турында карар кабул итәчәк. Кайсы учреждениеләр һәм оешмалар эшчәнлеген туктатуын, ә кайсылары гражданнар хәвеф­сезлеген тәэмин итү шартларында дәвам итүен алар хәл итәчәк, — диде Владимир Путин.
Бу очраклы түгел. Эш шунда: коронавируска бәйле хәл төрле төбәкләрдә төрлечә кала. Әйтик, Мәскәүне ул тәмам чолгап алган булса, кайбер төбәкләрдә бер-ике генә очрак, яисә бөтенләй юк. Аңлашыла, эпидемиологик хәл яхшы булган андый төбәкләрдә кискен чаралар күрмәскә, ә аерым авыру кешеләр белән нәтиҗәле эш итү дә җитә. Шул ук вакытта, Президент белдерүенчә, коронавируска бәйле барлык мәгълүмат ил төбәкләреннән Русия Хөкүмәте каршындагы коронавируска каршы көрәш буенча координацион Советта туп­ланачак. Һәм, әлбәттә, төбәк власть­ларының эш-гамәл­ләре мотлак санитар-эпидемиологик хез­мәтләр белән килешеп алып барылачак. Әйтергә кирәк, илдә хәл-шартлар яхшырган очракта, Владимир Путин хезмәт хакы сакланган ял көннәре санын киметү ягына карар кабул ителү ихтималлыгы турында да белдерде.
Башкортстанда да үз-үзеңне изоляцияләү режимы, ким дигәндә, бу атна ахырына кадәр озайтылды. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров 3 апрельдә Хөкүмәттә коронавируска каршы көрәш мәсьәләләре буенча үткән киңәш­мәдә белдерде.
— Беренчедән, Президент указы белән ял көннәре режимы 30 апрельгә кадәр озайтылды. Шуңа бәйле безгә ашыгыч рәвештә бу чорда кемнәр эшләячәк, кемнәр юк — шуны билгеләргә кирәк. Икен­чедән. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы турында. Без кабул иткән Указда аның гамәлдән чыгу вакыты күрсәтелмәгән. Шуңа да үз-үзеңне изоляциядә тоту режимы бу атнада да, киләсе атнада да үз көчендә булачак, дип уйлыйм. Без шуңа исәп тотабыз. Аннары хәл-шартларга караячакбыз. Ихтимал, без аны берникадәр йомшартырбыз да. Барысы да төбәктәге коронавируска бәйле хәлдән тора. Бу җәһәттән барлык тиешле карарлар­ны кабул итү дә хәзер үзебезгә йөкләтелде, — диде киңәшмәдә Радий Хәбиров.
Әйтергә кирәк, республикада коронавируска бәйле хәл чагыштырмача яхшырак булып кала. Аңлашыла, бу, беренче чиратта, ил һәм төбәк властьлары тарафыннан коронавирус таралуга каршы күрелүче күләмле чаралар нәтиҗәсе булып тора. 6 апрельгә Башкортстанда зәһәр вирус йоктырган 10 кеше исәпләнсә, шулар­ның дүртесе инде тулысынча савыгып, өйләренә кайтарылды. Ялларда да авырулар саны артмады.
Әмма, Башкортстан җитәкче­леге моның белән генә тынычланмый, билгеле. Хәл-шартлар кискен­ләшкән очракта, коронавирус авырулы кешеләрне урнаштыру өчен бүген 2785 койка-урын әзерләнгән.
Бер үк вакытта коронавирус бе­лән көрәшкә өстәмә рәвештә медицина белгечләре һәм ашыгыч ярдәм машиналары да әзерләнә.
— Резервта 16 ашыгыч ярдәм машинасы бар, шулай ук медицина кадрлары резервлары әзерләнде. Бүгенге көндә Башкорт дәүләт медицина университетыннан 231 ординатор шәһәрләрдәге 5 һәм районнардагы 44 дәваханәгә күчмә производсто практикасына җибә­рел­де. 403 ординатор табиб-терапевт, педиатр, участок табибы итеп эшкә урнаштырылды. 204е урта медицина, 158е башка медицина персоналы итеп эшкә кушылды, — диде бу уңайдан Хөкүмәттә үт­кән киңәшмәдә республиканың Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Министр белдерүенчә, битлек­ләр һәм индивидуаль саклау чараларына бәйле мәсьәлә дә нәти­җәле хәл ителә. Битлекләр һәм сак­­лау костюмнары сатып алу өчен 60 миллион сум бүленгән. Бүгенге көндә 754 төзек ясалма сулыш алдыру аппараты бар. 35е ремонтта һәм апрель ахырына әзер булачак. Янә 116 аппарат алыначак, 45е шушы көннәрдә кайтачак.

—Тестлар саны да арта. Бүгеннән тәүлек әйләнәсенә эшкә күчәбез. 8 лаборатория эшли, — диде Максим Забелин.
Әйткәндәй, югарыда телгә алынган күрелүче күләмле чаралардан тыш, Уфа районында клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәге төзелеше дә җәелдерелде. Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров шәхсән үзе ике көн саен диярлек төзелеш урынында булып тора. Проекты рекордлы срокларда — 8 көн эчендә эшләнгән объект үзе дә рекордлы вакытта төзеләчәк. 14 апрельдә биредә табиблар өчен тулай торак ачкычлары тапшыру планлаштырылса, дәваханә үзе июнь аенда ишекләрен ачачак. Әлегә ул ихтимал булган коронавируслы авыруларны китерү һәм дәвалау өчен төзелсә, республика җитәкчесе киләчәктә, вирус чиген­гәннән соң да ул нәтиҗәле файдаланылачак, дип белдерде.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Күренүенчә, ил һәм республика җи­тәкчелеге коронавирус таралмасын өчен дәүләт дәрәҗәсендә барлык тиешле чараларны күрә. Һәм иң мөһиме — моның күзгә күренерлек уңай нәтиҗәләре дә бар. Һәрхәлдә, әлегә республика территориясендә явыз вирусның тармаклануына юл куелмый. Әмма күп нәрсә үзебездән дә тора. Тыелганнардан тыелып, җитәкчелек кушканнарны төгәл үтәп, коронавирусны җиңүгә уртак өлешебезне кертик!

Илдар Фазлетдинов.

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Tormish-alga-barsin-chen---yd-yatarga-kir-k-205954/

Читайте нас: