Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
7 апрель 2020, 14:05

ҮЗ ГАИЛӘҢ БЕЛӘН МАШИНАДА ЙӨРЕРГӘ РӨХСӘТ ИТЕЛДЕ

Гаилә белән машина салонында йөрүнең вирус таралуга сәбәпче булмавы билгеләнде.

Гаилә белән машина салонында йөрүнең вирус таралуга сәбәпче булмавы билгеләнде.

Республика хакимияте республика халкына автомобильдә йөрергә рөхсәт итте.

"Юл 02" порталы машина йөртүчеләргә республика буйлап хәрәкәт итү мөмкинлеге бирәчәк. Әлеге кушымта чәршәмбедән эшли башлаячак. Шул ук вакытта машина салонында бер гаилә әгъзалары гына булырга тиеш. Бу хакта бүген республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин хәбәр итте.

— Автомобильдә мөстәкыйль рәвештә, яки үз гаилә әгъзалары белән хәрәкәт итү коронавирус инфекциясе таралуга сәбәпче була алмый, — дип белдерде ул.

Гражданнарга әлеге кушымтада теркәлергә һәм машинада йөрергә мөмкинлек бирүче документ алырга кирәк булачак. Бу кушымта якыннар мәрхүм булганда аларны җирләргә, эшкә һәм туганнарга бару, азык-төлек алыр өчен кибетләргә йөрү, авыр хәлдә булган туганнарга бару кирәк булганда ярдәм итәчәк.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Читайте нас: