Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
8 апрель 2020, 17:30

БАЛАЛАР БЕЛӘН ТЫШТА ЙӨРЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?

Өйдә утырып ялыккан ата-аналарны бу сорау бик кызыксындыра, әлбәттә...

Кичә, 7 апрельдә БР сәламәтлек саклау министрлыгында коронавируска бәйле сораулар буенча брифингта Башкортстанның гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак балалар белән тышка йөрергә чыгарга ярый, тик саклык чараларын үтәргә кирәк диде.

"Баланы, һава торышы шартларын исәпкә алып, дөрес киендерергә кирәк. Ике сезон арасында коронавирус кына түгел, башка йогышлы авырулар барлыгын да онытмаска кирәк, шулай ук балаларга салкын тиергә дә мөмкин. Иң мөһиме, дөрес киендерү. Битлекне киендерергә кирәкми. Башка кешеләрдән 1,5-2 метр ераклыкта, үз йортыңнан 150 метрдан читкә китмичә йөрергә була. Йөрергә мөмкин генә түгел, кирәк тә», - дип аңлатты ул.

БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин шулай ук, үзизоляция режимы шартларында саф һавада йөрергә кирәк диде.

Автор : Гөлнур Исламова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/zizolyatsiya-shartlarinda-balalar-bel-n-tishta-y-rerg-yariymi-206934/
Чыганак: bashinform.ru
Читайте нас: