Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
8 апрель 2020, 15:40

"Башкаларның хаталарын кабатламаска кирәк", — диде Путин.

Владимир Путин инфекция таралуга бәйле мәсьәләләр буенча видеоконференция барышында башка илләрнең хаталарын кабатламаска чакырды.

Владимир Путин инфекция таралуга бәйле мәсьәләләр буенча видеоконференция барышында башка илләрнең хаталарын кабатламаска чакырды.

“Без хәлне игътибар белән күзәтәбез, башка илләрнең уңай һәм тискәре тәҗрибәсен исәпкә алабыз. Тагын шунысын билгеләп үтәм: эпидемиянең пигы әле үтмәгән. Хәзер башкаларның хаталарын кабатламаска, медицина һәм фәнни җәмәгатьчелек позициясенә таянып, сабак алырга, нәтиҗәләр ясарга кирәк", — диде Путин.

Президент әлеге очрашуда инфекциягә каршы көрәш буенча хәлиткеч карарлар кабул итүдә галимнәр, белгечләр катнашуын ассызыклады һәм вирусология өлкәсендәге белгечләрнең дә фикерен ишетергә теләвен әйтте.

"Без хәзер барыбыз да вирусологларга әверелдек, минемчә, бөтен ил белән, — диде шаярту катыш Владимир Путин. — Әмма чын белгечләр фикере бик мөһим, чөнки безнең, хакимиятнең төрле дәрәҗәсендә барган эшчәнлек бөтен гомерен катлаулы һәм бик җаваплы эшкә багышлаган кешеләрнең фикерләренә нигезләнә".

Президент белгечләрдән коронавирусны дәвалау өчен вакцина һәм препаратлар булдыру перспективалары буенча җаваплар көтүен аерым ассызыклады.

Соңгы тәүлек эчендә илдә COVID-19 авыруының яңа 1154 очрагы ачыкланган, аны йоктыручылар саны 7497 кешегә җиткән. Русиядә коронавируска бәйле эшләми торган көннәр 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Күпчелек төбәкләрдә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Vladimir-Putin--Koronavirus-epidemiyasene-kisken-chori-le-uzmagan-208289/

Читайте нас: