Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
8 апрель 2020, 15:00

ЧЕМПИОННАР БЕЛӘН БЕРГӘ ЗАРЯДКА ЯСА

Республика халкы бу көннәрдә дә сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы махсус акция башлап җибәрде.


Билгеле булуынча, Башкортстанда коронавирус инфекциясе пандемиясе сәбәпле үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә. Республика халкы бу көннәрдә дә сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы махсус акция башлап җибәрде.Республикада бу махсус акция 5 апрельдә старт алды.

Башкортстан спортчылары һәм тренерлары республика халкы өчен онлайн-зарядкалар үткәрәләр. Күнегүләр комплексын Уфа рапирачысы, Русиянең атказанган спорт мастеры, дөнья, Европа һәм Европа уеннары чемпионы Анастасия Иванова һәм рапираларда фехтование буенча Русиянең атказанган спорт мастеры, команда беренчелегендә ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Аделина Заһидуллина күрсәттеләр дә инде.

Кичә зарядканы рапираларда фехтование буенча Халыкара класслы спорт мастеры Тимур Арсланов үткәрде, ә бүген рухи күтәренкелек һәм сәламәтлек өчен күнегүләрне рапираларда фехтование буенча Русиянең атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннары чемпионы һәм призеры Тимур Сафин күрсәтәчәк.

"Акция 5 апрельдә старт алды һәм көн саен 9:00дан 10:00 сәгатькә кадәр барачак, — дип белдерә Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте. — Чемпионнар белән зарядка республика халкына ярдәм итү, кешеләр өйдә генә утырып калмыйча, спорт белән дә шөгыльләнсен өчен кирәк".

Әлеге чаралар Владимир Путинның май указы белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.

Фото: mgazeta.com


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Chempionnar--m-sportchilar-onlayn-zaryadka-tk-r-208074/

Читайте нас: