Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
8 апрель 2020, 18:00

КИЧӘГЕ КӨЧЛЕ ҖИЛ ЗУР КАЗА КИТЕРДЕ...

Уфада, узып баручы өстенә реклама щиты килеп төшкән.

Республика буенча күзәтелгән көчле җил аркасында, 7 апрель иртәсендә, Сибай күппрофильле колледжының түбәсенә зыян килә. Табигать казасы урынына, кичекмәстән, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару хезмәте һәм хакимият вәкилләре килгән. Каза нәтиҗәсендә Сибай колледжының 300 кв. метр мәйданлы уку корпусы түбәсенә өлешчә зыян килгән.
«Табигать һәлакәте вакытында бинада кешеләр булмаган. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Алда төзекләндерү эшләре башкарылачак", -дип белдерделәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Ә шушы ук көнне Уфада, гади узып баручы өстенә реклама щиты килеп төшкән. Шаһитлар хәбәр итүенчә, конструкция көчле җилдән җимерелә. Бу хәл Калинин районының Ферин урамындагы 4 нче йорт янында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, үтеп баручы хатын-кыз һәлакәт урынында вафат булган. Бу хәлнең нечкәлекләре һәм сәбәпләре ачыклана.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, алдагы көндә дә көчле җил булуы турында кисәтә. 8 апрельдә 20.00 сәгатькә кадәр республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар, көндез юеш кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан 8-13, төнлә урыны белән 15-20 метр тизлектә. Төнлә һава температурасы -3, -8 градус, аерым районнарда -13, көндез 0,+5 градус булуы фаразлана.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Reklama-shchiti-astinda-lg-n-206982/
Чыганак: Башинформ
Фото:
Читайте нас: