Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
8 апрель 2020, 15:30

НИНДИ ОЕШМАЛАР ЯНӘ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК

Бәлки, киләсе атнада матурлык салдоннары ачылыр...

Нинди оешмаларның үз эшчәнлеген янә башлаячагы билгеле булды. Башкортстан хакимияте киләсе атнада кайбер объектларны ачу мөмкинлеге турында фикер алыша. Бу хакта Иҗтимагый палата әгъзасы һәм "Башинформ" Директорлар советы рәисе Ростислав Морзагулов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, хөкүмәт матурлык салоннары хуҗаларыннан күпсанлы мөрәҗәгатьләр ала, алар шәхси җаваплылык шартларында ачылырга әзер. "Матурлык салоннары - мөһим объектлар. Бәлки, киләсе атнада без аларның теләгенә колак салырбыз һәм бу проблеманы хәл итәрбез. Бер урында бер-ике кеше булуы куркыныч түгел, бигрәк тә салоннар саклану чараларын кулланса һәм җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булса ", - дип билгеләде Морзагулов. Ул, шулай ук, Башкортстанның башка профильле меңгә якын предприятиесенең ачылуын искәртте һәм киләсе атнада бу тенденция дәвам итәчәк, дип ассызыклады. Күңел ачу йортларын ачуны әлегә көтәргә кирәкми, Морзагулов фикеренчә, алар соңгы чиратта эшли башлаячак.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Ni-ayat-ch-chne-bulsa-da-kister-alachakbiz-208469/

Читайте нас: