Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
8 апрель 2020, 13:50

РӘСМИ ЧЫГАНАКЛАРГА ГЫНА ЫШАНЫГЫЗ!

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Стәрлетамакка юл ябылу турындагы хәбәр таралды

Дуслар төрле имеш-мимешләргә түгел, ә рәсми чыганакларга гына ышаныгыз! Коронавирус инфекциясе таралу турында төрле хәбәрләр йөри, ни генә уйлап чыгармыйлар. Кызганычка каршы, заманча алымнар да бу җәһәттән уңышлы кулланыла. Социаль челтәрләрдә шушы көннәрдә пәйда булган Стәрлетамакка юл ябылу турындагы хәбәрне дә кемдер уйлап кына чыгарган. Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Шәйхетдинов белдерүенчә, бу хәбәр ялган.

Мондый очракта рәсми чыганакларга гына ышанырга кирәк.

Фото: bashinform.ru

Читайте нас: