Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
8 апрель 2020, 16:00

Радий Хәбиров волонтерлар белән очрашты

– Оештыруның югары дәрәҗәдә булуына сокланам. Халыкка ярдәм күрсәтүдә зур эш башкарасыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың волонтерлар штаблары җитәкчеләре белән очрашты. Анда коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча бердәм төбәк колл-үзәге эше белән танышты.
Очрашуда аларның эшчәнлегендә актуаль мәсьәләләр тикшерелде. Атап әйткәндә, ярдәмнең максатлылыгы, муниципалитетлар, башка оешмалар белән берлектә эшләүне оештыру, волонтерлар штатын арттыру. Республика Башлыгы волонтерлар хәрәкәтендә катнашучыларга рәхмәт белдерде, халык белән эшләүдә санитария-гигиена кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген әйтте.

– Оештыруның югары дәрәҗәдә булуына сокланам. Халыкка ярдәм күрсәтүдә зур эш башкарасыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Әлегә коронавирус белән хәлнең тәмамланудан ерак торуын күрәбез. Шуңа да яңа волонтерлар җәлеп итү, аларны укыту мөһим.

Уфада "Бердәм Русия" партиясенең төбәк башкарма комитеты базасында оештырылган колл-үзәкнең бердәм телефоны 8-800-201-89-03. Волонтерлар азык-төлек, дарулар китерүгә, башка төр ярдәмгә гаризалар кабул итә. Алар бер-ике көндә үтәлә. 8,4 мең гариза башкарылган да инде. Волонтерлар укытылган, шул исәптән психологик ярдәм дә күрсәтә алалар.

Шулай ук республика җитәкчесе төбәк волонтер үзәкләре вәкилләре белән федераль селектор киңәшмәсендә катнашты.
"Бердәм Русия" партиясе рәисе, илнең Хәвефсезлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев видеоконференция режимында гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча партия волонтерлар үзәкләре вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Анда Башкортстан Башлыгы, “Бердәм Русия” Генераль советы әгъзасы, партиянең Башкортстан төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров катнашты. Дмитрий Медведев ассызыклавынча, "Бердәм Руссия" партиясе илнең барлык төбәкләрендә да эпидемия кимегәнче гражданнарга ярдәм итүне дәвам итәчәк.

Фото: bp.rbsmi.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Oeshtiruni-yugari-d-r--d-buluina-soklanam-207461/

Читайте нас: