Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
8 апрель 2020, 14:15

ЯЛГАН ХӘБӘР ТАРАТКАН ӨЧЕН ШТРАФ САЛЫНА

Коронавирус турында язучылар күп. Әмма бу язмаларның барысы да дөреслеккә туры киләме соң?

Бу көннәрдә бөтен сүз коронвирус тирәсендә әйләнә. Язучылар да күп. Әмма дөресен генә язабызмы? Шулай булмаса, акчаларыгызны чыгарып салырга әзерләнегез.

Республиканың Чакмагыш районында яшәүче бер кешегә коронавирус турында дөрес булмаган мәгълүмат тараткан өчен 30 мең сум штраф салганнар. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

- Социаль челтәрдә ул коронавирус турында дөрес булмаган мәгълүмат белән комментарий урнаштырган. Текстта ул, янәсе, медицина учреждениесендә эшләүче танышына сылтанган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Интернет челтәре мониторингы барышында мәгълүматны фальсификацияләү фактын ачыклаган, эш материалларын судка тапшырган һәм штраф турында карар чыгарган, — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.


Ә менә Уфаның Ленин районы прокуратурасы 15 меңлек штрафка каршы чыккан, ул 33 яшьлек Руслан Шәрифуллинга төнлә җәмәгать урынында булган өчен мировой судьядан салынган булган. Бу хакта «Новая газета» хәбәр итте.

Басма мәгълүматлары буенча, 2 апрель төнендә штрафка тарттырылган кеше ишегалдына машинасын парковкаларга чыккан һәм полиция тарафыннан тоткарланган.

Адвокат Рамил Гыйззәтуллин «Новая газета»га хәбәр итүенчә, Административ хокук бозулар турындагы кодекска кертелгән яңа төзәтмәләр нигезендә мондый штрафларны район судлары гына салырга хокуклы, ә мировой судья түгел.


Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Yalgan-m-gl-mat-chen-30-me-sum-shtraf-207837/

Читайте нас: