Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
8 апрель 2020, 16:30

ЮГАРЫ НОКТАСЫНА ӘЛЕ ҖИТМӘДЕК...

Бу инфекция белән көрәштә коронавирусның югары ноктасына җитәр өчен безгә 10-14 көн бар әле”, — ди Скворцова.

Коронавирус белән авыру 10-14 көннән платога чыгарга мөмкин, дип аңлатты кичә Федераль медик-биологик агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцова.

Плато — эпидемиянең иң югары ноктасына җитүе. Бу очракта көн саен якынча бер үк төрле авыручылар саны теркәлә. Күпмедер вакыт авыручанлык платода тора, аннары эпидемия акрынлап төшә башлый.

Әгәр без арытаба да үзебезне рациональ тотсак, бу Русиянең барлык халкына – балалардан алып өлкәнәргә кадәр кагыла, тестлар үтү күләмен дә арттырсак, математиклар, билоглардан торган фаразлау төркемнәренең мәгълүматлары буенча, бу инфекция белән көрәштә коронавирусның югары ноктасына җитәр өчен безгә 10-14 көн бар әле”, — ди Скворцова.

Агентлык җитәкчесе сүзләре буенча, авыручанлыкның төшүе аның үсүе кадәр вакытны алачак. Шул ук вакытта, белгечләр әйтүенчә, Русия бу платода (ягъни авыручанлыкның иң югары ноктасында) июньнең беренече декадасы – урталарына кадәр торачак.

Әле эпидемиологик процесс Русиядә иң әйбәт сценарий буенча үсешә”, — дип өстәде Скворцова.

Ул Русиянең башка дәүләтләр тәҗрибәләренә таянып, моңа кадәр күрелмәгән чаралар кабул итүен (шул исәптән үзизоляцияне дә) билгеләде. Бу чаралар авыруның кисәк үсүеннән коткарды, коронавирус белән авыруның артуы 18-20% тәшкил итә. Һәм бу саннар дәвалауны уңышлы оештырырга мөмкинлек бирә, диде.

COVID-19 коронавирус инфекциясе пандемиясе бар дөньяга таралды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, якына 1,3 миллион кеше бу мәкерле чирне йоктырган, 72 меңнән артыгы үлгән. Русиядә 7 апрельгә 7 497 коронавирус йоктырган ватандашларыбызны ачыклаганнар. Шуларның 5 181е – Мәскәүдә. 58 кеше чирне җиңә алмыйча үлгән. 494 кеше терелгән.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: ria.ru
Фото: vladtime.ru
Читайте нас: