Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 апрель 2020, 11:50

3тән 7 яшькә кадәрге балаларга пособия бирүнең норматив-хокукый базасы әзер

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тиешле указга кул куйды.

Башкортстан Республикасында 3тән 7 яшькә кадәрге балаларга пособиене бирүнең норматив-хокукый базасы әзер. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тиешле указга кул куйды.

Исегезгә төшерәбез: бу - Русия Президенты башлангычы белән балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы. 3тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү рәвешендә матди ярдәмне Башкортстан Республикасында яшәүче аз керемле гаиләләр алачак.

Мохтаҗлыкны 2019 елның икенче кварталы өчен җан башына яшәү минимумы билгели, Башкортстанда ул 9804 сум иде. Пособие күләме узган елның икенче кварталы өчен төбәктә билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 процентын тәшкил итәчәк. Димәк, быел гаиләләр 3 яшьтән алып 7 яшькәчә һәр балага 4 894,5 сум акча алачак.

Әлеге түләү билгеләнгәндә ул гаилә кереме составында исәпкә алынмаячак (РФ Президентының 2020 елның 20 мартындагы «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» 199 санлы Указы нигезендә).

Быел әлеге ярдәмне Башкортстанда яшәүче 62 683 бала алачак. Бу максатларга төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 3,6 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Балаларга түләү алу өчен гаризаны 1 июньнән бирергә мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://mintrud.bashkortostan.ru/presscenter/news/268538/

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: