Соңгы араларда битлекләргә ихтыяҗ кимеми. Аны даруханәләрдә табармын димә. Шуңа күрә үзең тегеп киюдән дә яхшысы юк.
Хәзер, битлекне күп итеп тегеп, сатып акча эшләп калырга тырышучылар да аз түгел. Ул битлекләрнең тукымасы да, бәясе дә төрлечә: 150-250, хәтта 400 сумлыгын да очратырга мөмкин. Аны үз кулларың белән теккәндә нәрсәгә игътибар итәргә? Бит дөрес тегелмәгән битлек сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.
– Битлек табигый тукымадан тегелгән булырга тиеш, чөнки калын, синтетик материал аша сулыш алу кыенлаша. Аны элекке кебек, дүрт катлы марлядан да тегәргә ярый. Тик аның да җае бар. Беренчедән, яссы булмасын, урта өлештә өч урында бөреп, сырлар калдыралар. Шул бушлык аша һава иркен йөри. Битлек ияктән алып, борынны тулысынча капларга тиеш, күз тирәсе генә ачык кала. Шуны аңларга кирәк, мондый саклану чарасын юарга, кайнатырга, үтүкләргә мөмкин.
Күрүебезчә, хәзер шёлктан, неопрен тукымаларыннан, хәтта шерстьтән тегелгәннәрне дә тәкъдим итәләр. Әмма мондый битлекләрне кию зарарлы, чөнки бу тукымалар патологик микроорганизмнарны үзенә туплый, бит кеше тын ала, ә аның үзендә дә вируслар һәм бактерияләр бар һәм менә шулар тукымада тоткарлана. Арытаба кеше сулыш алган вакытта аны кире тартып ала, нәтиҗәдә үз-үзеңне инфекцияләү килеп чыга.
Матурлык артыннан куып үзегезгә зыян китермәгез, зинһар. Сәламәт булыгыз!
Фото: elledecoration.ru