Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 апрель 2020, 12:05

ЭШСЕЗ КАЛУЧЫЛАРГА ПОСОБИЯ БИЛГЕЛӘНӘЧӘК

Владимир Путин төбәк җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә әнә шундый йөкләмә бирде.

Владимир Путин төбәк җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә әнә шундый йөкләмә бирде.

Коронавирус аркасында эшен югалткан русиялеләргә эшсезлек буенча максималь пособие билгеләнәчәк. Президент Владимир Путин төбәк җитәкчеләре белән к-вирус инфекциясе таралуга каршы тору мәсьәләләре буенча үткәргән бүгенге киңәшмә барышында әнә шундый йөкләмә бирде.

"Эшен югалткан һәм эш белән тәэмин итү хезмәтенә агымдагы елның 1 мартыннан соң мөрәҗәгать иткән барлык кешеләргә апрель, май һәм июнь айларында эшсезлек буенча пособиене югары планка буенча автомат рәвештә түләргә тәкъдим итәм, нәкъ менә МРОТ күләмендә – 12 мең 130 сум”, — дип белдерде дәүләт башлыгы.

Шул ук вакытта Президент пособиене рәсмиләштерү дистанцион тәртиптә, шулай ук “максималь гади һәм вакытны артык алмыйча” булырга тиеш, дип игътибар итте.

Моннан тыш, Русия лидеры ата-аналар вакытлыча эшсез калган балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа махсус чараларын да әйтеп үтте. Мондый гаиләләргә, эшсезлек буенча пособиедән һәм түләүләрдән тыш, якындагы өч айда балигъ булмаган һәр балага аена өчәр мең сум өстәмә акча түләнәчәк.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: