Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 апрель 2020, 17:30

Өлкәннәргә һәм балаларга "комендант сәгате" кертелә

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә узган оператив киңәшмә барышында коронавирус пандемиясенә бәйле яңа чикләү чаралары турында хәбәр итте.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә узган оператив киңәшмә барышында коронавирус пандемиясенә бәйле яңа чикләү чаралары турында хәбәр итте.

Әйтик, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен катгый комендант сәгате кертелә: 18:00дән 10:00гә кадәр аларга урамда йөрү тыела. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, мондый чаралар тагын ике атна дәвам итәчәк, шуңа күрә ул өлкән буынның аңлавын һәм сабыр булуын тели. Моннан тыш, җитәкче үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен штрафлар күләмен арттыру мәсьәләсен күтәрде.

- Бу шартларда без аерым категория кешеләргә карата изоляциягә каршы гамәлләрне көчәйтү турында карар кабул иттек. Хәзер беркемне дә кызганмаячакбыз, чөнки сез үзегезне һәм үзегез зарарлый алган кешеләрне кызганмыйсыз. Шуңа күрә изоляция режимын бозучыларга штрафлар күләме арттырылырга мөмкин. Өлкән буынның мине аңлауларын үтенәм. Ике атна түзәргә туры килер, — диде Радий Хәбиров.

Моннан тыш, балалар өчен дә комендант сәгате кертелә — аларга кичке 18 сәгатьтән көндезге 13 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында булу тыела. Ягъни, өйдән чыгып китү, мәсәлән, ата-аналар соравы буенча кибеткә бару өчен балаларның биш сәгате бар. Режимны бозган өчен штрафларны ата-аналар түләячәк.

— Без үзизоляция режимының балаларга карата да тотылмый башлавын терки башладык. Алар өйдә утырырга тиеш. Моннан тыш, аларның дәресләре бара. Шуңа күрә без балалар урындагы вакыт белән 18 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында булырга тиеш түгел дигән карар кабул иттек, — дип белдерде Башкортстан Башлыгы һәм территорияләрне патрульләүне көчәйтергә кушты.


Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/65-yasht-n-st-gel-rg--m-balalarga-komendant-s-gate-kertel-210903/

Читайте нас: