Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 апрель 2020, 18:00

"WhatsApp"та хәбәрләр җибәрүгә чикләүләр кертелде

Бу чикләү фейклар, чынбарлыкка туры килмәгән хәбәрләр таралу белән бәйле.

Бу чикләү фейклар, чынбарлыкка туры килмәгән хәбәрләр таралу белән бәйле.
Хәбәрләрне төрле кешеләргә таратуны чикләү - ялган мәгълүматның күпләп тиз арада таралу ихтималы аркасында кертелгән. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә.

"Узган ел үзебезнең кулланучыларыбызга берничә тапкыр җибәрелә торган хәбәрләр концептын тәкъдим иттек. Алар ике ук белән билгеләнгән. Хәзер исә, чикләүләр кертергә мәҗбүрбез - ватсап аша хәбәрне бер тапкыр гына җибәрергә мөмкин ", - диелә компания белдерүендә.

WhatsApp Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм милли сәламәтлек саклау министрлыгы белән хезмәттәшлек итә, бары тик әлеге чыганаклардан гына мессенджер кулланучыларына дөрес мәгълүмат бирелә, дип ачыклык керттеләр компаниядә.

Компаниянең бу адымын аңлап була: ни дисәң дә, соңгы вакытларда коронавирус инфекциясе хакында да бихисап ялган хәбәрләр таралды.

Автор: Миләүшә Латыйпова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/WhatsApp-ta-h-b-r-ib-r-m-mkinlege-chikl-n-210727/

Читайте нас: