Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
10 апрель 2020, 14:00

Апрель аеннан һәр балага аена 3 мең сум акча түләнәчәк

Владимир Путин коронавирус пандемиясе чорында халык өчен социаль ярдәмнең яңа чараларын билгеләде.

Владимир Путин коронавирус пандемиясе чорында халык өчен социаль ярдәмнең яңа чараларын билгеләде.

Ул ассызыклаганча, барлык русиялеләргә дә бу катлаулы вакытны тыныч кына кичерергә кирәк. Бу эштә кешеләргә дәүләттән бирелгән дәртләндерүче түләүләр ярдәм итәчәк.

Кризис аркасында эшен югалтучыларга дәүләт ярдәм итәчәк. Сүз балигъ булмаган балаларның ата-аналары турында бара. Русия Президенты мондый катлаулы ситуациядә балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән яңа түләүләр кертте.

Апрель аеннан һәр гаилә һәр балага аена 3 мең сум акча алалачак. Мондый ярдәмнең кайчанга кадәр исәпләнгән булуы билгеле түгел.

Моннан тыш, Владимир Путин авыр шартларда эшләүче табибларга өстәмә түләүләр билгеләде һәм хәзерге вакытта карантинга бизнесны вакытлыча ябу аркасында зыян күрергә мәҗбүр булган эшкуарларның хәлен җиңеләйтте.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: