Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
10 апрель 2020, 15:30

ЧИСТА, ПӨХТӘ АВЫЛ - УРТАК ХӘСТӘР

Республика башлыгы тарафыннан игълан ителгән 2020 ел - Яшәү пунктлары эстетикасы елы турында гәзитебез хәбәрчесе староста урынбасары, Талалаевка авылы мәдәният йорты мөдире Е.А.СОКОЛ белән әңгәмәләште.

Республика башлыгы тарафыннан игълан ителгән 2020 ел - Яшәү пунктлары эстетикасы елы турында гәзитебез хәбәрчесе староста урынбасары, Талалаевка авылы мәдәният йорты мөдире Е.А.СОКОЛ белән әңгәмәләште.

- Елена Александровна, Талалаевка халкы елны тулысынча тәртипкә һәм чисталыкка багышлау идеясенә ничек карый?

- Талалаевкалыларның күбесе үзләренең кече туган илен ярата, һәм әйткәнне дә көтеп тормый шәхси хуҗалыкларын, андагы барлык корылмаларны гына түгел, ә үз ихатасы артындагы территорияне дә тәртиптә тота. Бу уңайдан заманча, матур өйләр төзегән, йорт участоклары һәрчак караулы булган Юшиннар, Кондрашовлар һәм башка авылдашларны атый алам. Күптән түгел бирегә күчеп килгән яңа кешеләр арасында да мисаллар бар. Җиргә матурлык өстәп, алар да яхшы йортлар сала, хуҗалык эше алып бара, биредә яшәп, балалар тәрбияләргә ниятли.

Төзекләндерү мәсьәләләре гражданнар җыенында даими тикшерелә – бу, чыннан да, авыл халкын борчыган иң зур проблема. Талалаевкалылар гомумреспублика һәм гомумрайон өмәләрендә актив катнаша. Чисталык көннәрен һәрдаим үткәрү идеясен дә бердәм хуплыйбыз. Быел инде ике шундый көн булды – урамнарда, йортлар һәм җәмәгать биналары янында мәдәният, мәгариф, сәүдә хезмәткәрләре кар ыргытты, кар эрегән урыннарда барлыкка килгән чүп-чарны җыйды.

Соңгы вакытта безнең авыл тагын да матурланып, яктырып китте. Фотореле белән лампалар ярдәмендә урам утлары көйләнде. Узган көз Ленин урамына юлга асфальт түшәлде, Гагарин урамында чокырлар ямалды. «Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында авылга керү юлында талалаевкалылар чыршы утыртты – бу өлкәннәр һәм балалар ялы өчен булачак паркка нигез салуның башлангычы булды. Әйткәндәй, авыл территориясен яшелләндерү традициясе бездә узган гасырның 70 нче елларында барлыкка килгән. Ул вакытта мәктәп урманчылыгы көче белән (5-7 сыйныф укучылары ярдәмендә) авыл артындагы тауда чыршылык утыртылган. Яшь агачлар үсеп җитте, хәзер чын мәгънәдә безнең җирлекнең истәлекле урынына әверелде. Әлеге вакытта «Йорт янында агач утырт « акциясе тарафдарлары үз сәгатьләрен көтә. Күпләр җиләк-җимеш культуралары, миләш, юкә агачлары утыртырга планлаштыра.

Мәдәният йортын ремонтлау эше дә урыныннан кузгалды. Түбәсе яңартылды, чиратта эчке бизәкләү эшләре тора. Төбәк программасында катнашу нәтиҗәсендә безгә моның өчен акча бүленде. Быел ремонт эшләре тәмамланыр, мәдәният учагы авыл халкы, түгәрәкләрдә катнашучылар һәм иҗат коллективлары өчен үз ишекләрен ачар дип ышанабыз.

- Авылда төзекләндерү эшләре барганлыгы күренә, әмма камиллекнең чиге юк. Төзекләндерү планында тагын нәрсәләр эшлисе бар?

- Әйе, эш күп. Февраль аенда узган соңгы җыенда авыл халкы актив чыгыш ясады – күпләр сукбай этләр, эчә торган суның сыйфаты, шулай ук «ялган» спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итү мәсьәләләре тизрәк хәл ителсә, монда яшәү күпкә уңайлырак булыр иде, дип саный. Боларның барысына да күз йомарга ярамый, чөнки халык белән эшләү - ул да эстетика, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр эстетикасы.

Искергән коймалар һәм ташландык йортлар мәсьәләсе элеккечә кала. Алар күп түгел, нигездә, халык ихаталарны яңартырга, торакларын төзекләндерергә тырыша, тик шулай да шундый хуҗалар бар, алар җимерек йортларының авыл ямен җибәрүе хакында уйламый. Подлесный авыл биләмәсе башлыгы Инна Маркелова белән бергә ваемсыз гражданнар белән әңгәмәләр үткәрәбез, аларны чаралар күрергә үгетлибез. Аларның күбесе матди кыенлыкларга сылтана. Ә менә урындагы шәхси эшкуарлар моның киресен күрсәтә. Алар элеккеге «Труд» колхозының буш торган җитештерү биналарына икенче тормыш өрә, тирә-ягындагы территорияне тәртиптә тота, ихаталый, үләннәрен чаба. Авылдашларына ярдәм итүдән дә баш

тартмыйлар. Мәсәлән, Г.А.Егорова крестьян-фермер хуҗалыгы фермерлары зиратны, клуб янын җыештыру вакытында трактор һәм төягеч биреп тора.

- Элек, авылларда төп авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшләгәндә, эстетиканы яхшырту һәм төзекләндерү мәсьәләләре күпкә җиңелрәк хәл ителә иде. Хәзер икенчерәк. Ничек уйлыйсыз, мондый җитди эшне башкарып чыгарбызмы?

- Әйе, бүген авылда яшәүче һәркем беркемнең дә безгә килеп чисталык урнаштырмаячагын аңларга тиеш. Яшьләргә монда кызыклы һәм хәвефсез, балаларга һәм өлкәннәргә уңайлы булсын өчен эшләргә кирәк – барысы да үзебездән тора. Чиста, пөхтә авыл - безнең уртак бурычыбыз.

Л.ПЫЛАЕВА әңгәмәләште.

Читайте нас: