Аллаһының ризалыгы һәм пәйгамбәрләрнең хәер-фатыйхасы белән! Мөхәммәд пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вәссәлам): “Безгә кадәр яшәгән халыклар да Җирдә калган эпидемия җәзасына дучар булганнар. Вакыт үтү белән ул басыла, ләкин кире әйләнеп кайтырга мөмкин. Әгәр кем дә булса кайсыдыр төбәктә кизү барлыгын ишетсә, ул анда бармасын. Бу төбәктә калгансың икән инде, шунда гына тор”, дигән. Бер тапкыр күрү – йөз тапкыр ишетүдән яхшырак, диләр, әмма бу очракта бер тапкыр ишетү - күрүгә караганда яхшырак.Башка бер хәдисендә Мөхәммәд (с.г.в.м.): “Саклану – дәвалануга караганда яхшырак”, ди.
Чисталык турында пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.с.) болай ди: “Әгәр минем өммәтемә авыр булмаса, һәрбер гыйбадәт алдыннан тешләрен чистартуны сорар идем”. Ислам диненең өстенлеге шунда ки, һәрбер намаз алдыннан тәһарәт алырга кирәк. Шуның белән гигиенаның никадәр мөһим икәнлеге күрсәтелә. Гыйбадәт кылып, табынучы җанын тынычландыра (ачуланмый, рәнҗеми, көнләшми).
Еш кына нәрсә эшләргә соң, дип сорыйлар. Мәсәлән, киртә тотканда сез аның турылыгын тикшерәсез. Әле дә артыгызга карап, тормыштан нәрсә теләвегезне искә төшерегез. Балалар үстерергә, пенсиягә чыгарга һәм тагын бераз яшәргә? Шулкадәр киң, бай дөнья өчен бу гына бик аз шул! Мөхәммәд (с.г.в.с.) пәйгамбәр әйткәнчә: “Һәркем үзенең куелган максатына ирешә”.
Шулай итеп: ”нәрсә эшләргә?” – тәүбә итәргә, Аллаһыдан куркучылардан булырга (бу Аллаһыдан курку дигәнне түгел, Аның җәзасыннан курку дигәнне аңлата); “нинди булырга?” – изгелекле, игелекле булырга. Акыл иясе әйткәнчә: “кем күбрәк изге гамәлләр кыла, шул иң бай кеше”. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.): җирдәгеләр белән шәфкатьле бул, күктәге дә Шәфкатьле булыр”, һәм шулай ук: “Аллаһы Тәгалә һәр кешене ярлыкаучы”, дигән.
Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорагыз. Биредә тәрҗемәче яки арадашчы кирәкми.
“Ий, Аллаһ, безгә ике дөнья рәхәтлекләрен бир”, диелгән Коръәндә дә.
НАЗРУЛЛА,Рощинский авылы мәчете имам-хатыйбы.