Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
10 апрель 2020, 15:00

ИЗГЕ ЭШЛӘР – БУЛСЫН!

Районда яңа социаль проект старт алды

Районда яңа социаль проект старт алды

“Изгелек” сүзен һәркем үзенчә аңлый һәм мондый эш-гамәлләрнең ни өчен кирәклеген дә үзе билгели. Якын кешеләрме ул, әллә бөтенләй таныш түгелме, гомумән әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итү ул иң элек кешенең күңеленнән тора.

Хәзерге заманда изгелек эшләргә ашыгып бармыйлар, күп кешеләр үзләренең матди байлыгын кайгырта, ә кемгәдер ярдәм итү, яхшылык эшләү турында уйлап та карамый.

Гаиләдә кешеләр бер-берсенең хәлен белә, эше, киңәше белән ярдәм итә. Җәмәгать урыннарында изге гамәлләр кылырга кешеләр ояла яки моңа вакытларын сарыф итәсе килми. Кызганыч! Бит изгелек - мең бәладән коткара, аннары моның белән кемнедер азга гына булса да бәхетле итәргә мөмкин, ә үзең исә, бу гамәлләрдән соң рухи канәгатьлек, шатлык хисләре кичерәсең. Кемдер иясез песи-этләрне ашата, кемдер урамнарны чистартырга булыша, икенчеләре мохтаҗларга ярдәм итә, кайберәүләр бар җиһан файдасына изгелек кыла.

Әҗәтсез эшләнгән изгелек башка яхшы гамәлләр чылбырын тудыра һәм кешеләрнең берләшүенә китерә, бу исә әлеге вакытта бигрәк тә мөһим.

Район Хакимиятенең “Изге эшләр” социаль проектында халыкның якланмаган катламы: Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре, пенсионерлар, тормышта авыр хәлгә тарыган кешеләр белән эшләүгә игътибар биреләчәк.

Проект райондагы битараф булмаган барлык кешеләрне берләштерүне күз уңында тота. Бу өлкәннәргә ихтирам, балаларны кайгырту, җәмәгать проблемаларына игътибар кебек гомумкешелек сыйфатларын формалаштыру һәм үстерүгә булышлык итәчәк.

Район Хакимияте сайтында һәм ВКонтактедагы проект битендә һәр айның ункөнлеге тематикасы анонсланачак, анда теләге булган һәр кеше катнаша алачак. Проектның вакыты чикле түгел, ул социаль челтәрләрдә, рәсми сайтларда һәм гәзитебез битләрендә яктыртылачак.

10 апрельдән “Өең янында ҮЗ АГАЧЫҢНЫ утырт” акциясе старт алды. Барыгызны да бу акциядә актив катнашырга чакырабыз, өегез янында кимендә 3 агач утыртуыгызны сорыйбыз.

Моннан тыш үз территориягездә клумбалар, чәчкә түтәлләре ясарга, ихаталарга чәчәк утыртылган чүлмәкләр эләргә тәкъдим итәбез.

Үзегезнең изге эшләрегез турында #добрые деластерлитамакскийрайон#добрыедела#стерлитамакскийрайон# хештегын куеп сөйләгез яки +7-927-320-52-52 саннары буенча WhatsApp аша фотографияләрегезне җибәрегез. Дөньябызны яхшырак итик!

Читайте нас: