Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
10 апрель 2020, 16:15

ШОУМЕН ДМИТРИЙ НАГИЕВ КҮПЛӘРНЕ ТАҢ КАЛДЫРДЫ

Нәрсә эшләгән икән?

Үзенең туган көн хөрмәтеннән актер һәм шоумен Дмитрий Нагиев ясалма сулыш алдыру аппаратлары сатып алыр өчен хәйрия фондына 10 млн сум акча күчергән. Йолдызлы шәхесне бу изге эше пандемия чорында күп ватандашларыбызның гомерен саклап калырга булышыр дип өметләник.

Актерның бу гамәле чыннан да хөрмәткә лаек. Ни дисәң дә, аның «хезмәттәшләре» арасында мондый изгелек кыларга мөмкинлеге булганнар бихисап, әмма атлыгып торучылар гына бармак белән санарлык.

Әйткәндәй, алып баручы Андрей Малахов та туган шәһәренә (Мурманск өлкәсе Апатиты шәһәре) медицина хеезмәткәрләре өчен 2 мең битлек, храмга килүчеләр өчен 2 мең битлек сатып алып җибәргән. Моннан тыш, дәваханәләргә 10 ИВЛ аппараты бүләк иткән, диләр.

«Пиар» өчен бит ул!» дияр күпләр. Бәхәсләшеп булмый, бәлки анысы да бардыр. Тик ничек кенә булмасын, шешә бөкесе ачып, видеосын интернетка урнаштырып уйнап утыру түгел бит инде… Хәйриялек буенча «йолдызлы челлендж» оештырырга вакыт җиткәндер, шәт…

Автор : Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: