Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
10 апрель 2020, 12:25

СИНОПТИКЛАР ФАРАЗЫ

Синоптиклар һава торышын фаразлады.

Синоптиклар һава торышын фаразлады.

Бөтен, дөнья к-вирус инфекциясе таралуга каршы көрәшкән арада, яз үз хокукларына керә һәм республика халкы өчен сюрпризлар әзерли.

"Гисметео" порталы мәгълүматлары буенча, май башында ук зарыгып көткән җәй җитәчәк. Бигрәк тә башкалада җылы кояшлы көннәр көтелә. Термометр баганалары 5 майга +20 градуска кадәр күтәреләчәк.

1 май бәйрәмендә яшенле яңгыр көтелә. Аннан соң кояшлы көннәр башланачак. Әмма, синоптиклар ышандырганча, мондый фаразлар 10 ел дәвамында уртача айлык күзәтүләр буенча төзелгән. Шуңа күрә май бәйрәмнәренә якынрак фаразлар үзгәрергә дә мөмкин.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/20-graduska-kad-r-ilita-212102/

Читайте нас: