Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
10 апрель 2020, 15:15

ВИРУСТАН УРМАНГА КАЧЫП КОТЫЛМАКЧЫ БУЛГАН

Гаилә тәүлек буе урманда йөргән, балалары белән ачык һавада җирдә йоклаганнар.

6 апрель көнне полиция бүлегенә Свердловск өлкәсенең Буланаш авылында яшәүче бер ханым шалтыраткан. Ул 33 яшьлек абыйсының, өч (10, 8, 4 яшьләрдәге) баласы һәм хатыны белән урманга китеп, инде бер тәүлек элемтәгә чыкмавы турында борчылып хәбәр иткән. Күп балалы гаиләне полиция хезмәткәрләре урманчылар ярдәмендә тиз тапкан. Гаилә башлыгы якыннарын коронавирустан сакланып калу максаты белән авылдан алып чыгып китүен әйткән.
Гаилә тәүлек буе урманда йөргән, балалары белән ачык һавада җирдә йоклаганнар. Үзләре белән алып килгән азык-төлек белән тукланганнар. Полицейскийлар гаиләне участокка алып килгәннәр, балаларын табибларга күрсәткәннәр. Сәламәтлекләренә зыян килмәгән, ләкин берсенә талпан кадалган. Әйткәндәй, көннәр җылыткач, алар да инде баш калкыта. Балаларны социаль ярдәм үзәгенә алып кайтканнар, элек гаилә исәптә тормаган. " Ирем YouTube каналында коронавирус турында бик күп яңалыклар карады. Телевизор бездә инде алты ел юк - ирем рөхсәт итми. Гомумән, ул инде соңгы өч еллап цивилизациядән качарга хыяллана.
Моның турында ул еш сөйли иде, тик берничә көн элек коронавирус азганнан-аза баруын ишеткәч, кинәт кенә җыенды да, безне алып чыгып китте. Ике көн эчендә бик нык әзерләнде ул: өйдәге бөтен фотосурәтләрне яндырды, документларны да юк итәргә уйлавын белгәч, яшереп өлгердем. Өйдән чыгып китәргә мине күндерде, бармасаң, үтерәм дип тә янады. Балаларны да үзе белән иярткәч, башка чарам калмады - бергә киттек. Юлда телефоннарны суга ташлады, мин коткаручыларны чакырмасын өчен инде. Чөнки аның кире кайту өмете юк иде", - дип сөйләгән гаилә башлыгының хатыны.
Әмма бу вакыйгадан соң ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәгәннәре өчен ир белән хатынга карата җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.
Чыганак: gazeta.ru.
Фото: ntv.ru

Автор : Каспранова Ләйсән
Читайте нас: