Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
11 апрель 2020, 15:00

Тулай торак өчен түләүләрне яңадан исәпләячәкләр

БР вузлары ректорлары берлеге рәисе Салават Сәгыйтов республикада студентларга тулай торак өчен түләүләрне яңадан исәпләячәкләр дип белдерде.

БР вузлары ректорлары берлеге рәисе Салават Сәгыйтов республикада студентларга тулай торак өчен түләүләрне яңадан исәпләячәкләр дип белдерде.

Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле килеп туган хәлләр аркасында, тулай тораклар өчен взносларның калган өлешен алдагы елга, студентлар укырга килгәч, күчерәчәкләр.

“Ректорат һәм студентлар белән элемтәдә проблемалар юк. Без килеп туган хәлне яхшы аңлыйбыз һәм бу юнәлештә эшлибез. Бу республиканың барлык вузларына да кагыла”, — диде Салават Сәгыйтов.

Хәтерегезгә төшереп үтәбез, әеге вакытта студентлар дистанцион рәвештә укый. Тулай торакларның күпчелеге бушап калды, чөнки студентлар өйләренә кайтып китте.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Фото: m.2gis.ru
Читайте нас: