Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
11 апрель 2020, 16:00

Уфа дәваханәләренә 17 яңа ИВЛ аппараты кайтты

Уфа дәваханәләренә 17 яңа ясалма сулыш алдыру аппараты кайтты. Аларның бишесе Дема клиник дәваханәсенә озатылды.

Уфа дәваханәләренә 17 яңа ясалма сулыш алдыру аппараты кайтты. Аларның бишесе Дема клиник дәваханәсенә озатылды. Анда 30 марттан башлап коронавирус белән авыручылар өчен госпиталь эшли башлады. Тагын биш аппарат - 8 санлы шәһәр дәваханәсенә, икесе инфекцияләр дәваханәсенә бирелде. Калган биш ИВЛ аппаратын балалар дәваханәләренә бирәчәкләр. Әлеге бер аппаратның уртача хакы – 3 млн сумга якын. Барлыгы республикага 143 аппарат кайтырга тиеш.
Максим Забелин сүзләренә караганда, Башкортстан дәваханәләрендә 700гә якын ясалма сулыш алдыру аппараты бар.
Болар барысы да Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашырырга булышлык итә.
Дема дәваханәсенең баш табибы Фәнилә Шәмигулова сүзләренә караганда, яңаларын да исәпкә алып, ИВЛ аппаратларының гомум саны 27гә җиткән.
Әле бу медучреждениедә COVID 19 диагнозы расланган өч авыру дәвалана. Шуларның берсе ИВЛга тоташтырылган.

  • Читайте нас: