Башкортстанда бер шәхси клиника COVID-19га анализлар кабул итә башлады.
Бу мәгълүматны "БР Гигиена һәм эпидемиология үзәге" нең баш табибы Анна Казак раслады. Аның сүзләре буенча, коммерция медицина учреждениесе федераль "Роспотребнадзор"ның рәсми реестрына кертелгән.
"Пациентларда яңа коронавирус инфекциясе булу-булмауга анализлар кабул итә торган лабораториянең барлык документлары тәртиптә. Юридик берәмлек сәламәт кешеләрне тикшергәндә инфекцияле кешеләр чир йоктырмаячагын белдерде һәм гарантияләде", - диде Анна Казак.
Шәхси лабораториянең рәсми сайтындагы мәгълүмат нигезендә, COVID-19га анализ пациентларга 1900 сумга төшәчәк.
Мондый анализлар өчен сертификатланган шәхси оешмалар исемлеген федераль "Роспотребнадзор" сайтында ачыкларга мөмкин.